+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Алгы сызыкта - иң яхшылар!

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм гуманитар конвойлар йөртүчеләргә генерал Шәйморатов орденнарын һәм медальләрен тапшырды.

Алгы сызыкта - иң яхшылар!
Алгы сызыкта - иң яхшылар!

"Сезгә Русия Президенты һәм ил җитәкчелеге, республикабызның барлык халкы исеменнән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Намуслы хезмәтегез, сугышчан батырлыкларыгыз һәм тиңдәшсез фидакарьлелегез өчен сезгә зур хөрмәт һәм рәхмәт.

Сезгә һәм сугышчан иптәшләрегезгә баш ияргә кирәк. Мин һәрвакыт әйтәм: анда, алгы сызыкта - безнең иң яхшы кешеләр. Без сезнең белән горурланабыз. Сезгә һәм гаиләләрегезгә һәрвакыт ярдәм итәчәкбез.

Һәлак булган геройларга, аларның батырлыгына, ныклыгына, антына тугрылыгына баш иябез. Алар - мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Без геройлар турында истәлек мәңге яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез", – дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Ул безнең хәрбиләрнең үз бурычларын намус белән үтәүвен ассызыклады һәм тантанада катнашучыларга аерым мөрәҗәгать итте.

Фото: "Башинформ".

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: