-4 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Дәүләтнең ярдәмен тоялар

Махсус хәрби операцядә катнашучыларның гаиләләре өчен 30дан артык ярдәм чарасы каралган.

Дәүләтнең ярдәмен тоялар
Дәүләтнең ярдәмен тоялар

Илдә махсус хәрби операция башлангач та, республика Башлыгы Радий Хәбиров анда катнашучыланың гаиләләренә ярдәм итү бурычын куйды.
Уфада яшәүче Зилә А. ире белән 5 бала тәрбияли. Әтиләре СВОга юллангач, гаиләгә дәүләт ярдәм итә.

– Без күпбалалы гаилә буларак та дәүләт тараыфыннан бик күп ярдәм чараларыннан фадалана идек. Хәзер Башкортстан хакимиятенең безгә агын да күбрәк ярдәм итүен күрәбез. Мәктәптә уку бушлай, бакчага йөрү бушлай. Чүп-чарны бушлай чыгарабыз. “Алга“ транспорт картасын мәктәп укучыларына аена 60 тапкыр бушлай кулланып була. Әтиебезнең җиңү белән кайтуын көтәбез, ә без монда ялгыз түгел, – ди күпбалалы ана.

Республика авылларында да махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре дәүләт ярдәменнән файдалана. Аларга урындагы хакимиятләр дә битараф түгел.

Аскын районының Кашка авыл советы депутаты Вадим Шакируллин махсус хәрби операциядә катнашучы гаиләсенә ун кубометр утын сатып алып кайта. Бу хакта муниципалитетның telegram каналында хәбәр ителә.
- Утыннан тыш, Вадим Шакируллин урындагы мәктәп волонтерлары белән сугышчыларның гаиләләренә бәрәңге утыртуда һәм җыюда, кышын кар чистартуда ярдәм итә. Яугирләребезнең туганнарыннан мөрәҗәгать булганда, без мәсьәләне һәрвакыт оператив хәл итәргә тырышабыз. Әгәр теге яки бу ярдәм күрсәтә алмасак, югары органнарга мөрәҗәгать итәбез, — диде Кашка авыл хакимияте башлыгы Ринат Галәветдинов.

Фото: "Башинформ"

Автор:Резида Валитова
Читайте нас: