+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Көчле тыл — көчле армия!

Игелекле эшнең кыйммәте зур, ди чишмәлеләр.

Көчле тыл — көчле армия!
Көчле тыл — көчле армия!

 

«Яугирләребез өчен гуманитар ярдәм әзерлибез. Авыл хакимиятләре, оешмалар, эшкуарлар һәм бөтен районнан битараф булмаган кешеләр хакимият бинасына шәхси гигиена чаралары, медикаментлар, озак сакланучы ризыклар һәм алгы сызыктагыларга кирәкле төрле әйберләр алып киләләр. Хәтта мунча өчен миллекләр дә китерделәр. Болар барысы да егетләр безнең хәстәрлегебезне һәм ярдәмебезне тойсыннар өчен эшләнә”, — дип язган социаль челтәрдә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров.

Ришат Әнис улы билгеләвенчә, гуманитар йөкне яугирләрнең ихтыяҗларыннан чыгып әзерлиләр. Аерым рәвештә тәгаен исемле һәм адреслы посылкаларны да җыялар, аларга эчке кием, окоп шәмнәре, консервалар, чәй, гигиена җыелмасы, эш перчаткалары, тәм-томнар, токмач һәм башка бакалея, дымлы салфеткалар, коры душ, шырпы, газ баллончыгы һәм мәктәп укучыларыннан яисә район халкыннан хатлар да салына.

“Якын арада гуманитар конвой махсус хәрби операция зонасына яугирләребезгә озатылачак. Чишмә районында гуманитар йөк формалаштыруга өлеш керткән һәр кешегә зур рәхмәт белдерәм! Көчле тыл — көчле армия!” — дигән район хакимияте җитәкчесе.

Чишмә районында битараф булмаган гражданнар 4 мең комплект "коры армия душы" әзерләгән. Әйткәндәй, аларны якын арада гуманитар йөк составында җибәрәчәкләр. Чишмә авылы 2нче мәктәбе директорының тәрбия буенча киңәшчесе Зилия Арсланова, каникулларга карамастан, мәктәптә патриотик чараларның даими үткәрелүен билгели.

— Ихлас күңелдән башкарылган һәр игелекле эшнең зур кыйммәте бар, — ди ул. — Безнең укучыларның яугирләр өчен «коры душ» ясарга карар итүе аларның ил язмышына битараф булмавын һәм уртак иминлегебез өчен яу кырындагыларга ярдәм итү теләген күрсәтә.

Акцияне 2нче мәктәпнең ата-аналар комитеты рәисе урынбасары һәм махсус хәрби операциядә катнашучының хатыны Назгөл Михайлова оештырган. Материалларны Чишмә районы хакимияте һәм эшкуарлар биргән.

Акциягә «Балачак навигаторлары» балалар иҗтимагый берләшмәсе белән хезмәттәшлек итүче тәрбия буенча директор киңәшчеләре, «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалы социаль координаторы Ксения Бортник, 5нче мәктәп укучылары һәм педагоглары, М. Шәйморатов исемендәге штаб, «Яшь гвардия» волонтерлары, Башкортстан агросәнәгать колледжы филиалы студентлары, "Беренчеләр хәрәкәте" белгечләре, «Сударушки», «Фатыйма» фольклор коллективлары, Чишмә авылы халкы һәм игелекле эшкә битараф булмаган һәркем кушылган.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: