+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
17 июль 2024, 04:50

Көндәшледә батыр ир-егетләр истәлеге мәңгеләштерелде

“Балтач районының Көндәшле авылында махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган өч ир-егет истәлегенә авылда тактаташлар ачылды.

Көндәшледә батыр ир-егетләр истәлеге мәңгеләштерелдеКөндәшледә батыр ир-егетләр истәлеге мәңгеләштерелде
Көндәшледә батыр ир-егетләр истәлеге мәңгеләштерелде
Көндәшле авыл биләмәсе авылларыннан махсус хәрби операциядә әлеге вакытта сигез ир-егет алгы сызыкта ил иминлеге өчен көрәшә. Кызганычка каршы, авыл биләмәсенә караучы авыллардан дүрт ир-егет канлы бәрелешләрдә һәлак булды. Шуларның өчесе Көндәшле авылыннан, алар — Дамир Абдрахманов, бертуган Әдип һәм Ирек Шәйнуровлар.

Көндәшле авылы халкы тарихны күз карасы кебек саклый. Бөек Ватан сугышында башларын салган 268 һәм Бөек Җиңү яулап кайтып, тыныч тормышта арабыздан киткән 165 авылдашлары истәлегенә авыл уртасында обелиск бар. Быел көндәшлелеләр “Атайсал” проекты чикләрендә махсус хәрби операциядә һәлак булган ир-егетләрнең истәлегенә тактаташ кую турында килешкән һәм кыска вакыт эчендә аны тормышка ашырган.

— Яугирләребезгә гуманитар ярдәм җыйганда да активлык күрсәтәсез. Авылларыбыз яшәсен өчен дә күп тырышлык саласыз, булдырасыз. Моның өчен рәхмәт сезгә! — диде район хакимияте башлыгы Илгиз Субушев, тактаташны ачу тантанасы барышында көндәшлелеләргә мөрәҗәгать итеп.

Аннары ул проект чикләрендә шушы тактаташларны әзерләүдә һәм урнаштыруда башлап йөргән авыл активистларына (Эльза Зиннурова, бертуган Нәфис һәм Рәлиф Хәмәтнуровлар) район хакимиятенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Әлеге вакытта кыска вакытлы ялда булган полковник, алгы сызыкта көрәшкән Эдуард Хәйбрахманов мондый истәлекләрнең исәннәргә кирәк булуы, Туган ил чакыргач, Ватаныбыз сагына баскан ир-егетләрнең илебезгә тугрылыклы хезмәте турында горурланып та, дулкынланып та сөйләде. "Җиңү безнең якта булачак!" — диде ул.

Көндәшле авыл биләмәсе башлыгы Флүр Әкбәров: "Батыр уллар үстергән ата-аналар алдында баш иям, бу егетләр безнең тыныч тормыш хакына башларын салды. Аларны онытырга хакыбыз юк!" - диде. Биләмәнең Ветераннар советы рәисе Фәйзелгаян Нәртдинов бу ир-егетләрнең яхшы гаиләләрдә тәрбияләнүе, эш сөеп үсүе турында сөйләде, бу исемлекнең артмавын теләде. "Авылда мондый тактаташ ачылу - һәлак булганнарның ата-аналарына олы хөрмәт билгесе", - дип билгеләде ветеран.

Егетләрнең укытучылары Нәфис Хәмәтнуров, киләчәктә батыр егетләр истәлегенә җыентыклар нәшер итү дөрес булыр иде, дигән фикер белдерде. Флүр Фәйзелкави улы тәкъдимен хуплап, тактаташларны Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булган һәм Җиңү белән кайтып, тыныч тормышта бакыйлыкка күчкән авылдашлар истәлегенә куелган обелискка урнаштырыу бик дөрес булды, диде. Ә хезмәт ветераны Рәфисә Морозова, хәрби антларына тугры калган авылдашлар истәлеге безнең йөрәкләрдә, күңелләрдә яшәр, дигән ышаныч белдерде.

Аннары матәм чарасында катнашкан җитәкчеләр, һәлак булган райондашларыбызның ата-аналары, якыннары, туганнары, авылдашлары, кунаклар тактаташка чәчәкләр салдылар, батырларны бер минут тын калып искә алдылар.

— Катлаулы чорда яшибез. Бүген безгә бердәмлек кирәк. Шул бердәмлекне югалтмыйк, батырларыбызны онытмыйк! — дип йомгаклады чараны Илгиз Әхвәс улы”, - дип яза урындагы хәбәрче Аида Хәйртдинова.

Фото: Газим Талипов.


Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас