+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радик Динәхмәтов дәрәҗәле бүләккә лаек булды

Башкортстанның халык артисты Радик Динәхмәтов шушы көннәрдә туган ягына кайтып китте.  Без, аның белән бәйләнешкә кереп, хәлләрен сорашып алдык.

Радик Динәхмәтов дәрәҗәле бүләккә лаек булды
Радик Динәхмәтов дәрәҗәле бүләккә лаек булды
"Мин киткәннән соң яңадан кайтып, яңадан киттем булып чыга. 13 июньдә киткән идем реабилитациядән соң. Ике атна хезмәт иттем, соңыннан штабта миңа әйттеләр: син бер ел хезмәт иттең (5 июльдә контракты тәмамланырга тиеш иде - ред.). График буенча чираттагы ялың, кайтасың киләме, дип сорадылар. Ярый, дидем. Нәкъ шул чакта отпускниклар автобуслары кайтырга тиеш иде.

Шулар белән кайттым, 15 көн булдым да кичә кич таксига утырып киттем. Әле туктап кофе эчәбез. Тагын 5-6 сәгатьлек юл калды. Шундый хәлләр. Аллаһка шөкер, алдагы көннәрдә яхшы хезмәт итәргә язсын", - диде Радик.

Бу кайтуында махсус операциягә үз теләге белән киткән 
«Әсән» позывнойлы Радик Динәхмәтов генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.  

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кулыннан әлеге мактаулы бүләкне җырчы  юлга кузгаласы көнне алды.

«Әлеге бүләк минем өчен зур сюрприз булды. Мин 200 солдат белән 16сы көнне иртән махсус операциягә китәргә тиеш идем. Юлга чыгарга 1 тәүлек кала тантаналы чарага чакырдылар. Мондый көтелмәгән бүләк алу – минем өчен бик зур горурлык», – диде Радик һәм куелган бурычларны үтәүнең мөһимлеген искәртте.
 
Дәрәҗәле бүләгең белән котлыйбыз, Радик!

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас: