+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Радий Хәбиров: “Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!”

16 июльдә Уфада төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кече ватаннарына кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучыларга, шулай ук гуманитар конвойлар йөртүчеләргә Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Генерал Шәйморатов орденнары һәм медальләре 28 кешегә бирелде.

Радий Хәбиров: “Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!”
Радий Хәбиров: “Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт!”

– Без сезне лаеклы дәүләт бүләкләрен тапшыру өчен чакырдык. Сезгә илебез Президенты исеменнән, республикабызның барлык халкы исеменнән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Сезгә намуслы хезмәтегез, сугышчан батырлыгыгыз өчен зур хөрмәт һәм рәхмәт. Сезнең һәм сугышчан иптәшләрегез алдында башны түбән иясе килә. Мин һәрвакыт әйтәм: анда, алгы сызыкта, безнең иң яхшы кешеләребез. Без сезнең белән горурланабыз. Һәм һәрвакыт сезгә һәм гаиләләрегезгә ярдәм итәргә тырышачакбыз, - диде Радий Хәбиров. - Һәлак булган каһарманнарның батырлыгы, ныклыгы һәм антка тугрылыгы өчен түбәнчелек белән баш иям. Алар мәңгегә безнең йөрәкләрдә. Һәм без каһарманнар турында хәтер мәңге яшәсен өчен барысын да эшләячәкбез.

Радий Хәбиров хәрби хезмәткәрләрнең зур төркеменә дәүләт бүләкләре тапшырды. Менә аларның берничәсе:
Рамил Вадим улы Мустафин 2022 елның октябреннән фронтта, разведчик-пулемётчы, штурм хәрәкәтләре вакытында һәм дошманның һөҗүмен кире какканда берничә тапкыр гомерен куркыныч астына куйган. "Батырлык" ордены һәм Суворов медале белән бүләкләнгән.

Рядовой Алексей Михайлович Павлов яуда яраланган, ләкин позициясен калдырмаган. Госпитальдән соң пилотсыз очу аппаратлары операторына укырга өйрәнгән һәм алгы сызыкка кайткан.

Кече сержант Азамат Рәхмәтулла улы Мирзаев ел ярым хезмәт итә инде. Ә шушы елның апреленнән тикшерү-эксперт төркеменә үзләштерелгән территорияләрдә ярдәм итеп, югары профессионализм һәм түземлек күрсәтеп, мөһим махсус бурычлар башкара.

- Сез беләсез, безнең өчен матди җиһазлар, хәрби хезмәткәрләрнең көнкүрешен уңайлаштыру, аларны тиешле махсус җиһазлар һәм җайланмалар белән тәэмин итү - төп юнәлешләрнең берсе. Хакимият органнары, муниципалитетлар, предприятиеләр, оешмалар, җәмәгать эшлеклеләре, волонтерлар - барысы да шушы эштә катнаша. Без махсус хәрби операция уздыру зонасына 128 гуманитар колонна озаттык. Һәм бүген бу залда - йөк ташуда дистәләрчә тапкыр катнашкан һәм бу катлаулы эшне башкарган шоферлар да бар, - диде Радий Хәбиров. - Григорий Леонидович Сухов, мәсәлән, СВО зонасына 94 гуманитар конвой алып барган. Дмитрий Николаевич Русаков - 84, Игорь Ришат улы Мирасов - 82, Вячеслав Васильевич Асеев 74 тапкыр гуманитрап йөк алып барган.

Һәрбер шундый колонна - ул безнең Җиңүгә керткән өлешебез. Һәм, әлбәттә, бик катлаулы маршрутлар буенча йөрү - бу да батырлык. Мин бүген барыгызга да батырлык таләп итүче бу хезмәтегез өчен рәхмәт белдерәм!

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: