+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Җиңүне бергәләп якынайтыйк!

“Махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребез безнең һәммәбез өчен мөмкин булганның барысын да, хәтта мөмкин булмаганны да эшли. Әгәр дә алар, безнең тыныч күк йөзен саклап калырга тырышып, иң кыйммәтле нәрсәләрен – гомерләрен куркыныч астына куя икән, без читтә калып, ничек тыныч яши алабыз?” – Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов социаль челтәрдә шулай дип язган. Килешми булмый.

Җиңүне бергәләп якынайтыйк!
Җиңүне бергәләп якынайтыйк!

Киләсе гуманитар конвойны Дүртөйледә 24 июльдә җибәрергә планлаштыралар икән. Район халкы күчтәнәчләр, кирәкле әйберләр алу өчен финанс чаралары алып килә. Штабта, нигездә, ярдәмне әйберләр белән җыялар, шуңа күрә акчага шунда ук яугирләр өчен кирәкле җиһазлар сатып алалар. Мәсәлән, Рәшит Якупов үз акчасына ике рациягә заказ биргән, ә бер битараф булмаган ханым (исемен күрсәтмәскә сораган) югары төгәллекле бинокль сатып алган.

Риф Сәгъдәтулла улы билгеләвенчә, алар солдатлар төзегән махсус исемлек буенча әйберләр ала. Тагын менә нәрсәләр алырга кирәк әле: фольгаизолон рулоннары, полиэтилен пленкалар, газ баллоннары, дымлы тастымаллар, блиндаж шәмнәре, бензогенератор, бензопычкы, балта, чүкеч, электр чыбыгы, штыклы көрәк, бер тапкыр кулланыла торган оекбашлар, эчке кием, футболкалар, консервалар, бал, кипкән җиләк-җимеш, камыр ризыклары һәм башкалар.

“Кадерле дүртөйлелеләр, дуслар! Без һәрвакыт якташларыбызга аерым бер җылылык һәм ихтирам белән гуманитар ярдәм җыябыз. Бу юлы да изге эшкә үзегезнең өлешегезне кертүне, күңел җылыгыз белән уртаклашуыгызны үтенәм. Әһәмиятле эшебезгә кушылыгыз! Җиңүгә таба шушы авыр юлны бергә үтик! Без булдырабыз!” – дип язган Дүртөйле районы хакимияте җитәкчесе.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: