+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Югары бүләк җиңүгә ышанычны арттыра”

Күпсанлы яугирләр белән беррәттән Шәйморатов орденына лаек булган Бүздәк егете Рамил Мостафин шундый фикердә.

“Югары бүләк җиңүгә ышанычны арттыра”
“Югары бүләк җиңүгә ышанычны арттыра”

Башкортстан Башлыгы Радий Хә­биров, махсус хәрби операциядә Баш­кортстаннан катнашучы якташларыбызга дәүләтнең хәрби бүләк­ләрен тапшырып, бүләклә­нүчеләргә Русия Президенты, ил җитәкчелеге һәм республика халкы исеменнән зур рәхмәт белдерде. Генерал Миңнегали Шәймо­ратов орденына лаек булганнар арасында чыгышы белән Бүздәк районыннан диңгезче Рамил Мостафин да бар.

Рамил 1992 елгы, Үзбәкстанда туып-үскән. 2006 елда Мостафиннар Бүздәк районының Гафури авылына күченеп кайта. Әйтергә кирәк, гаилә нәсел тамырлары буенча Башкортстанга бәйле: Вадим Риф улы — Чакмагыш районының Иске Ихсан, Фәлия Салихҗан кызы Бүздәкнең Якуп авылларыннан.
Рамил Гафури авылында үсә, биредәге мәктәпне тәмамлагач, Чишмә районындагы 48 санлы һөнәрчелек училищесында укып чыгып, производствога өйрәтү мастеры белгечлеген ала. Һөнәре буенча озак эшләргә насыйп булмый – 2011 елда Русия Кораллы Көчләре сафына чакырыла, хәрби хезмәтне Мәскәүдә үтә. 2012 елда запаска чыгарылгач, язмышын ул чактагы милиция хезмәте белән бәйли: Бүздәк районының эчке эшләр бүлегендә эшли башлый. Биредә сигез ай хезмәт салганнан соң язмышында янә кискен борылыш була – 2013 елда Русия Армиясенә контракт буенча хезмәткә күчә, нигездә, Ырынбур өлкәсендәге хәрби частьларда чыныгу ала.
2016 елдан Рамил Мостафинның, диңгезче белгечлегенә ия булганнан соң, хәрби статусы да тамырдан үзгәрә – Төньяк Флотының эре десант корабларында хезмәт итә башлый. Суасты көймәсе диңгезчесе Рамил Мостафин махсус хәрби операциягә 2022 елда җәлеп ителә. Хәрби хәрәкәтләр барышында бай тәҗрибә туплаган. Аңа Төньяк, Балтыйк һәм Кара диңгезләр буйлап хәрби походларда катнашырга туры килә. Хәрби осталыгы һәм һөнәри каһарманлыгы Батырлык ордены, Суворов медале, Русия Федерациясе Эчке эшләр министрлыгы күкрәк билгеләре белән билгеләнгән. Хәзерге чорда Рамил Мостафин Мурманск гарнизонының Кызыл Байраклы Нахимов орденлы 31нче суасты көймәләре дивизиясендә хезмәт итә.
Якташ яугирнең чираттагы ялы 12 июльдә башланган, бу каты яралану белән дә бәйле, әлеге вакытта ул госпитальдә, сәламәтлеген тергезү максатында реабилитация курслары үтә.
— Бүләкләү тантанасы бик тә дулкынландыргыч шартларда барды, — ди Рамил Мостафин. — Шәйморатов орденын Башкортстан Башлыгы кулыннан алу — минем өчен зур горурлык! Ил батырларын онытмый, бу хәрби операциядә җиңүгә ышанычны да арттыра.
Рамил Мостафин Бүздәк якларында да булды, анда аның район хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев белән очрашуы үтте. Гафури авылында исә СВО батырының әти-әнисе, бертуганы Равшан яши. Авылдашлары батыр якташы белән горурлана.

Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.

 

Автор:Фәнүр Гыйльманов
Читайте нас: