+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Яугирләребезнең хәрби рухы югары дәрәҗәдә!”

“Өйгә кайтабыз. Арып, ләкин башкарылган эштән канәгатьлек белән”, – дип язган кичә социаль челтәрдә Чишмә районы хакимияте башлыгы Ришат Мансуров. Ул хезмәттәшләре белән махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга гуманитар ярдәм илтеп тапшырды.  

“Яугирләребезнең хәрби рухы югары дәрәҗәдә!”
“Яугирләребезнең хәрби рухы югары дәрәҗәдә!”

“Гуманитар ярдәмне билгеләнгән урынга илтеп җиткердек, якташлар белән очраштык, куелган бурычларны үтәдек.

Шунысын да билгеләп үтәсем килә: безнең яңа төбәкләрдә бөтен җирдә төзелеш эшләре бара, инженерлык инфраструктурасы тергезелә, территорияләр төзекләндерелә һәм сизелерлек үзгәрә. Бу бик сөендерә.
Яхшы кәеф һәм үтәлгән бурыч хисе белән кайтып киләбез”, – дип язган Чишмә районы хакимияте җитәкчесе.

Ул социаль челтәрдә бу уңайдан зур булмаган видео да урнаштырган. Махсус хәрби операция барган урыннардан кайтып килүче район хакимияте башлыгы яугир егетләр белән 23 ноктада очрашканын, алар белән күңелдәген уртага салып аралашу мөмкинлеге булганын хәбәр итә.
“Якташларыбызның хәрби рухы югары дәрәҗәдә!” – дип билгели Ришат Мансуров.

Әйе, көч – бердәмлектә. Бер-береңнең ярдәмен, хәстәрлеген тойганда җиңел булмаган бурычларны үтәү, катлаулы мәсьәләләрне хәл итү дә, зур җиңүләрне яулау да җиңеләя. Моны туган төбәгебездәге халык та, җитәкчеләр дә, соклангыч батырлыклар күрсәткән якташ яугирләребез дә исбат итеп тора.

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас: