+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Хакимият башлыгы "Дед" белән очрашты

“Бүген махсус хәрби операциядә катнашучы "Дед" позывнойлы яугир белән очраштым, ул кыска вакытлы ялга кайткан. Ул Идрис авылында яши. "Дед" авыл читендәге күперне ремонлау үтенче белән килгән. Әлбәттә, без бу эштә якташыбызга ярдәм итәрбез”, - дип яза Әлшәй районы хакимияте башлыгы Дамир Мостафин.

Хакимият башлыгы "Дед" белән очрашты
Хакимият башлыгы "Дед" белән очрашты
Идрис авылы яугире ПМС-48 оешмасында монтер булып эшләгән. Узган елның августында ирекле рәвештә алгы сызыкка китәргә карар кылган. Хәзер 59 яшьлек "Дед" штурм отрядында хезмәт итә. Үз гомерендә мондый үзгәрешләрне хәрби хезмәткәр масштаблы дип санамый. Бу - аның аңлы карары. Махсус хәрби операция турында сөйләгәндә, "кошчыклар" оча, "кассеталар" төшә, танклар "эшли", ди. Русия хәрби хезмәткәрләре лаеклы рәвештә хезмәт итә, куелган бурычны җиренә җиткереп үти. Яугирләр арасында паника һәм өметсезлек юк. Барысы да тиздән җиңү яулауга ышана.

- "Дед"ның күзләрендә мин батырлык һәм көч кенә түгел, ә Ватанга мәхәббәт тә күрдем. Ул - кыенлыклардан курыкмаган һәм башкалар өчен үз-үзен корбан итәргә әзер булган кеше, - дип яза Дамир Мостафин. - Хәрби бурычларын намус белән үтәүче якташларыбыз белән чиксез горурланам. Барлык яугирләргә сәламәтлек, сабырлык, ныклы рух телим. Без сезне исән-сау килеш көтәбез!

Фото: vk.com/mustafin1959

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас: