+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Ватанны саклау - һәркемнең бурычы

Махсус хәрби операция зонасында көчле рухлы ир-егетләр, кыюлар, батырлар хезмәт итә.

Ватанны саклау - һәркемнең бурычы
Ватанны саклау - һәркемнең бурычы


Үзләренең сәламәтлеге һәм гомере бәрабәренә алар Ватанны неонацистлардан саклый, көн саен каһарманлык күрсәтә. Алар арасында Миякә районының Баязит авылыннан Радмир Муллагалиев та бар.
Шушы көннәрдә Миякә районы башлыгы Ришат Актуганов Радмир Муллагалиевка генерал Шәйморатов орденын тапшырды. Ул бу бүләккә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен лаек булды. Кызганычка каршы, хезмәт вакытында Радмир ут астына эләгә һәм җитди җәрәхәтләр ала. Шуңа да карамастан, Радмир хезмәттәшләре янына махсус операция зонасына кайтырга әзер. Ул контракт буенча хезмәт итү - хөрмәткә лаеклы гражданлык позициясе, бу һәркемнең аңлы сайлавы - үз Ватаныңны яклау, дип саный.

Фото: ВК Миякинского района

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: