+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

"Кораллы Көчләребез дошманны көннән-көн кыса!"

Аскын районнынан махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчы хәрби хезмәт турында сөйләгән.

"Кораллы Көчләребез дошманны көннән-көн кыса!"
"Кораллы Көчләребез дошманны көннән-көн кыса!"
Бу хакта район башлыгы Динис Йосыпов социаль челтәрләрдә пост бастырган.

"Шушы көннәрдә Иске Күчкилде авылы сугышчысы белән очраштым. Ул махсус хәрби операция зонасына җибәрер алдыннан минем янга керде. Без хезмәтнең ничек узуы, хәзерге вакытта балаларга нинди ярдәм кирәклеге турында сөйләштек. Сугышчы үзенең ялы, хатыны һәм туганнары белән очрашу шатлыгы турында да сөйләде", - дип язган район җитәкчесе.

"Әлбәттә, алгы сызыкта җиңелләрдән түгел. Әмма без бирешмибез. Илебезнең Кораллы Көчләре һәрвакыт алга бара, дошманны көннән-көн кысабыз. Шуңа күрә Җиңү тиздән бездә булачак. Хезмәт иткән урында башкортстанлылар шактый күп. Без бер зур гаилә кебек. Шуңа күрә дә хәрби хезмәт җиңелрәк бирелә", - ди сугышчы.

Исегезгә төшерәбез, Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләр түбәндәге ысуллар белән мөрәҗәгать итә ала:
1) Хәрби комиссариатка. Аларның исемлеген түбәндәге сылтама буенча карарга мөмкин: https://voenkomats.ru/bashkortostan/;
2) Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау пунктына: Уфа шәһәре, Революцион урамы, 156, тел.: 8 (347) 248-29-31, 248-18-63;
3) Министрлыкның рәсми сайтында шәхси кабинет аша;
4) “Дәүләт хезмәтләре” порталында “Ирекле яисә контрактчы булу” электрон сервисы ярдәмендә;
5) Ситуацион үзәккә түбәндәге телефоннар буенча шалтыратып: 122, өстәмә номер — 1, +7 (347) 218-19-19 (көн саен 8.00дән 20 сәгатькә кадәр).

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас: