+10 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Батыр даны – мәңгелек!

Якташларыбыз махсус хәрби операциядә соклангычлар батырлыклар күрсәтүен дәвам итә.

Батыр даны – мәңгелек!
Батыр даны – мәңгелек!

Кызганычка каршы, Туган ил иминлеге өчен яуда гомерләре белән хушлашучылар да бар. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак. Җитәкчелек яугирләрнең якыннарын да игътибар үзәгеннән чыгармый.

Чакмагыш районы хакимияте башлыгы Реканс Ямалиевның социаль челтәрдәге язмасы да шул хакта.
“Бүген зур горурлык хисе белән Гатиятуллин Эдуард Роберт улының әнисе Зөлфия Фәнис кызына улы үлгәннән соң бүләкләнгән Батырлык орденын тапшырдым. Эдуард илнең иминлеген тәэмин итү өчен гомерен бирде, ныклык һәм Ватанга тугрылык үрнәге күрсәтте. Аның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңгегә сакланыр!
Мобилизацияләнгән сугышчыларның әти-әниләренә хәрби часть командирларының Рәхмәт хатларын тапшырдым. Якташларыбызга лаеклы хезмәт һәм тизрәк җиңү белән өйләренә кайтуларын телим!” – дип язган ул.

Бу теләкләргә без дә кушылыйк.

Читайте нас: