+9 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Русиядә беренче «Музей атнасы» уза

Махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары өчен 25 июльдән 31 июльгә кадәр Русиядә беренче «Музей атнасы» уза.

Русиядә беренче «Музей атнасы» уза
Русиядә беренче «Музей атнасы» уза


- Стәрлетамак картиналар галереясе дә Русия Федерациясе Мәдәният министрлыгының «Музей атнасы» акциясенә кушыла һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын 25-31 июльдә Нестеров музееның Стәрлетамак филиалы экспозицияләрен һәм күргәзмәләрен карарга, балалар һәм өлкәннәр өчен экскурсия программаларына кушылырга чакыра, - дип хәбәр итә картиналар галереясе директоры, сәнгать белгече Лилия Әхмәтова.

Бу акция вакытында Ватанны саклаучылар һәм аларның гаиләләре Стәрлетамак картиналар галереясенең күргәзмәләрен, экспозицияләрен һәм башка чараларын бушлай карый алачак. Үзең белән ташламага хокукны раслый торган документларны да алырга кирәк.
"Музей атналары" Русия Федерациясе Президенты күрсәтмәсен гамәлгә ашыру кысаларында даими рәвештә үткәреләчәк.

Фото: ВК


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас: