20 июльдән 3 августка кадәр биредә һава-десант гаскәрләренә багышланган профильле смена уза. Балалар хәрби-медицина, тактик, инженерлык, ату, альпинист, һава-десант һәм строевой әзерлек буенча теоретик белемнәр һәм практик күнекмәләр ала, шулай ук, “Геройлар ярышы” уза, хәрби полигонда башлангыч ату күнегүләрен үти, вышкадан парашют белән сикерә.
Очрашуны ачып, Радий Хәбиров яшьләрне хәрби хезмәт нигезләренә өйрәтүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
– “Патриот” паркын биредә яшь буынга Ватаныбыз турында сөйләү, аның хәрби тарихы белән таныштыру өчен элекке инженер-ракета бригадасы урынында булдырдык. Кешенең тормышында Ватан һәм аның гаиләсе – иң мөһиме. Сезнең хәрби-патриотик клублар әгъзалары булуыгыз бик яхшы. Димәк, сез тормышта, яхшы укудан тыш, зуррак нәрсәләр эшләргә дә телисез, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Сезнең буынга илгә реаль куркыныч янау белән беренче тапкыр очрашырга туры килә. Махсус хәрби операциядә республикабыздан күп ир-егетләр катнаша. Һәм без алар белән тыгыз элемтәдә торабыз, ярдәм итәбез. Сезнең барыгыз да хәрби булсын, дигән бурыч куймыйбыз. Әмма хәрби эш, тактик медицина буенча башлангыч әзерлек алу яхшы һәм кеше өчен бик мөһим. Сезгә монда ошыйдыр дип ышанам.
Укучылар белән очрашуга, шулай ук, махсус хәрби операциядә катнашучы Оскар Ситдыйков та килгән, ул Батырлык ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән. Белорет районында туып-үскән 35 яшьлек егет Президентның “Геройлар вакыты” кадрлар программасында катнаша һәм Башкортстан Башлыгы Хакимиятендә стажировка уза, аның остазы – республика Башлыгы Радий Хәбиров. Махсус хәрби операция герое разведкадагы хезмәт тәҗрибәсе белән уртаклашты, егетләр һәм кызларга киңәшләр бирде.
– Бездә, разведчикларда, “Үти алмаслык бурычлар юк” дигән сүзләр бар. Шуны әйтәсем килә: сез барысын да булдыра аласыз, иң мөһиме – теләк кенә кирәк, – диде Оскар Ситдыйков.
Очрашу вакытында Башкортстан Башлыгы хәрби-патриотик клубларда тәрбияләнүчеләрнең сорауларына җавап бирде.
Яраткан цитаталар турында сөйләгәндә, Радий Хәбиров аларның өчәү булуын билгеләде.
– Миңа: “Нәрсә булса да, тиешлесен эшлә”, дигән фраза бик ошый. Икенче цитата “Ике капитан” романыннан: “Көрәшергә һәм эзләргә, табарга һәм бирешмәскә”. Тагын бер гыйбарә бар: “Эшләсәң – курыкма, курыксаң – эшләмә”, – диде республика Башлыгы. – Шушы өч цитата минем асылымны билгели.
Үсмерләр Башкортстан Башлыгыннан кайда хезмәт итүе турында сорадылар. Радий Хәбиров сөйләвенчә, ул 1982-84 елларда Байкал аръягы хәрби округы мотоукчылар дивизиясендә хәрби хезмәт узган.
– Борзя дигән шәһәр бар, аңа кадәр Читадан поездда бер төн барырга кирәк, – диде республика җитәкчесе. – Без ату буенча җитди әзерлек курсы уздык, санинструктор һөнәренә өйрәндек. Бу чыннан да бик авыр эш. Хәтерлим, санинструкторларга һәрвакыт нык гәүдәле егетләрне сайладылар, чөнки яраланган кешене яу кырыннан күтәреп алып чыгу бик авыр.
Тагын бер сорау Башкортстанның үсеш перспективалары турында булды. Республика Башлыгы төбәкнең идарә командасы алдында нинди өстенлекле бурычлар торуы турында сөйләде.
– Беренче һәм төп юнәлеш – ул махсус хәрби операциягә ярдәм итү. Ул берничә аспекттан тора. Бу сугышчыларны матди яктан тәэмин итү, аларның яраланганнан соң дәвалануы. Икенчесе – хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре турында кайгырту. Бу да мөһим, чөнки ир-атлар китте, ә аларның хатыннары һәм балалары монда калды. Һәм, әлбәттә, һәлак булган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә зур игътибар бирәбез. Кемнеңдер йортын төзәтергә, кемнедер дәваларга, балаларын бакчага яки югары белем алырга, кемнедер эшкә урнаштырырга кирәк. Бу бик зур эш, – диде Радий Хәбиров. – Тагын бер бурыч бар, без аны хәл итмичә беренчесен үти алмаячакбыз. Икътисадны үстерүне тәэмин итәргә кирәк. Заводлар, бизнес эшләргә, хезмәт хакы вакытында түләнергә тиеш. Иң мөһиме – бер урында таптанмаска һәм алга таба хәрәкәт итәргә кирәк.
Укучылар “Патриот” паркын үстерү буенча планнар турында да сорады.
– Быел монда бассейн проектланачак, ике елдан аны сафка кертергә планлаштырабыз. Шулай ук, “Патриот” паркында пилотсыз очкычлар белән идарә итү үзәге төзеләчәк. Монда 200 гектар җир бар. Иң мөһиме – иҗади эшләү, – диде Башкортстан Башлыгы. – Ел саен парк территориясендәге “Авангард” укыту үзәгендә 10 меңнән артык өлкән сыйныф укучысы җыела. “Патриот” күпсанлы чаралар уздыру урынына әверелде. График бер елга алдан язылган. Мәсәлән, көз көне биредә “ГеоВызов” халыкара геология чемпионаты узачак.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, төбәктә яшьләр Башкортстанда белем алсын һәм эшләсен өчен бөтен шартлар тудырылган. Аерым алганда, Уфада Евразия фәнни-мәгариф үзәге вузара студентлар кампусын төзү дәвам итә, аның беренче чираты инде сафка басты. Өч елдан кампусның икенче чираты төзелеп бетәчәк, анда 4,5 меңнән артык студентка яшәү өчен уңайлы шартлар тудырылачак. Яңа спорт һәм мәдәният объектлары, мәктәпләр һәм балалар бакчалары, җәмәгать урыннары ачыла торган муниципалитетларны үстерүгә дә зур игътибар бирелә.
Очрашу ахырында төбәк җитәкчесе сөйләшүдә катнашучыларга нәтиҗәле диалог өчен рәхмәт белдерде.
– Сезнең барлык теләкләрегез дә тормышка ашсын. Әгәр нидер килеп чыкмый икән – үзегездә көч табып торып басыгыз һәм алга атлагыз, – диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе, шулай ук, иң төз атучыларны тирда ярышларда катнашырга чакырды. Радий Хәбиров һәм Оскар Ситдыйков белән бергә Октябрьскийдан Разалия Миңнегәрәева, Дәүләкән районыннан Игорь Шамрай, Бүздәк районыннан Адэлина Мөхәммәтгәрәева һәм Чакмагыш районыннан Илназ Фәттахов үзләренең осталыгын күрсәттеләр.
Журналистлар белән әңгәмәдә Башкортстан Башлыгы республиканың хәрби-патриотик клубларында тәрбияләнүчеләр белән очрашудан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.
– 1990нчы елларда патриотизм мәсьәләләре модада түгел иде диярлек. Чын патриотизм – ул Ватанга, гаиләгә мәхәббәт, – дип ассызыклады Радий Хәбиров. – Һәм хәзер, ничек кенә парадоксаль яңгырамасын, махсус хәрби операция барысын да берләштерде, барысы да бер-берсенә карап, моның нәрсә икәнлеген аңладылар. Без – бердәм, тарихыбыз – бөек, илебез – гүзәл. Безнең берләшү һәм балаларны укыту-өйрәтү өчен уникаль мөмкинлегебез бар. Ә аларның Ватанга хезмәт итү омтылышы бар, алар кыенсынмый, бу турыда сөйлиләр. Бу – безнең илнең иң мөһим казанышы.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.