+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
31 июль 2024, 09:25

Контрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр артты

Русия президенты 1 августтан 31 декабрьгә кадәр контракт төзегән хәрби операциядә катнашучыларга 400 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга кул куйды.

Контрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр арттыКонтрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр артты
Контрактчыларга түләүләр 1,2 миллион сумга кадәр артты
Тиешле документ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган. Түләү Оборона министрлыгы белән бер елдан контракт имзалаучыларга каралган.

Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда быелның 10 июленнән республика Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча контрактчыларга бер тапкыр бирелә торган түләү күләме артты. Махсус хәрби операция уздыру зонасында хезмәт итү өчен Русия Оборона министрлыгы белән контракт төзегән республика халкы республикадан бер мәртәбә 505 мең сум алачак. Уфа шәһәре хакимияте өстәмә рәвештә 300 мең сум түләячәк. Шулай итеп, 400 мең сум федераль түләүләрне исәпкә алып, Башкортстаннан хәрбиләр бер мәртәбә 1 млн 205 мең сум алачак.

Барлык сораулар буенча төбәк халкы ситуация үзәгенә 122 яки (347) 218-19-19 номерына, шулай ук «Минем документлар» күпфукцияле үзәк офисларына мөрәҗәгать итә ала. Сайлап алу пунктының номеры: (347) 248-29-31.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас