+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
1 август 2024, 05:30

Илешнең игелекле эшкуары

“Илеш районының тормышында актив катнашучы искиткеч хәйриячеләребезнең берсе турында сөйлисем килә. Аның исеме - Динар Бәхтизин, ул районда һәр кешегә таныш. Ул уңышлы эшкуар гына түгел, зур йөрәкле кеше дә, ул һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер.

Илешнең игелекле эшкуарыИлешнең игелекле эшкуары
Илешнең игелекле эшкуары
Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк Динар Бәхтизин безнең сугышчыларга ярдәм итә. Сугышчылар соравы буенча гуманитар ярдәм җыю пунктына ул озак сакланучы продуктлар, эш кораллары, шулай ук беренче кирәк-ярак әйберләре алып килгән. Күптән түгел “Золотой” позывнойлы яугиргә бәясе 19000 сумлык электр генераторы алып биргән иде, ә бүген "Нива" автомобиле өчен көпчәкләр тапшырган.

Илеш районында безнең солдатларның проблемаларына битараф булмаган ярдәмчел кешеләр барлыгын күрү күңелле. Бу игелекле эшкә үз өлешен керткән һәркемгә чын күңелдән рәхмәтлемен. Сез башкарган яхшылык үзегезгә өчләтә артып кайтсын!” – дип яза Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин социаль челтәрләрдәге битендә.

Фото: vk.com/ildar_mustafin_ilish

 

Автор:Ример Насртдинов
Читайте нас