Аңа 2023 елның җәендә республика җитәкчесе башлангычы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны идарә итү, пилотсыз системаларга хезмәт күрсәтү һәм аларны ремонтлау күнекмәләренә өйрәтү өчен нигез салынды.
Үзәктә кирәкле заманча җиһазлар урнаштырылган. Пилотсыз системалар белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү гамәлдәге техникада, шулай ук виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып башкарыла. Полигон сугышчан бурычларны максималь якын шартларда эшләргә мөмкинлек бирә. Үзәк инструкторлары - пилотсыз очкычлар белән эшләү тәҗрибәсе булган СВО ветераннары.
Республика Башлыгы Радий Хәбиров үзәк курсантларының уку һәм яшәү шартлары белән танышты, пилотсыз очкычлар операторлары әзерләнә торган БПЛА үрнәкләрен карады.
«Манул» позывнойлы үзәк җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы биредә эшләү дәверендә 170 кешене разведка һәм дошман дроннарын юк итү күнекмәләренә өйрәтүләре турында сөйләде.
Төбәк Башлыгына FPV-дроннар ярдәмендә хәрби техниканы юк итүне күрсәттеләр. Полигонда шул исәптән Башкортстанда җитештерелгән двигательләр урнаштырылган аппаратларны сыныйлар. Инструкторлар билгеләп үткәнчә, алар шактый ышанычлы һәм гамәлдәге аналоглардан калышмаячак.
- Без биредә часть командирлары заказы буенча укулар үткәрәбез. Бу җиңел бурыч түгел. Теоретик әзерлек кенә дә компьютерда 120 сәгать тәшкил итә. Аннары - кыр шартларында БПЛА белән эшләү, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров журналистлар белән аралашканда. - Без хәрби бүлекчәләребезне пилотсыз аппаратлар белән тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә карар иттек. Шунысы мөһим, без үзебез җитештергән эшләнмәләрне анда югары дәрәҗәдә локализацияле итеп җибәрәчәкбез. Без үзебез төп элементны – электр двигательләрен ясарга өйрәндек. Моны бик нык афишаламыйбыз, әмма күптән эшлибез инде.