Хәрби хезмәткәр Бөредә туган, Казан югары танк команда училищесын тәмамлаган. 2022 елның мартыннан махсус хәрби операциядә катнаша.
Сугышчан бурычларын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм кыюлыгы өчен Русия Президенты Владимир Путин Борис Дудкога Русия Герое исемен бирде. Хәзерге вакытта хәрби хезмәткәр Кораллы Көчләрнең Фрунзе исемендәге гомумигаскәр академиясендә белем ала.
«Геройлар вакыты» программасын ил Президенты Владимир Путин башлап җибәрде. Проект махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан дәүләт хезмәте өчен югары квалификацияле һәм компетентлы кадрлар әзерләүгә юнәлтелгән.
Исегезгә төшерәбез, элегрәк республика Башлыгы Радий Хәбиров «Геройлар вакыты» программасының тагын бер катнашучысы, Башкортстан хәрби хезмәткәре, майор Оскар Ситдыйковка генерал Шәйморатов орденын тапшырган иде.
Фото: "Башкортстан Башлыгы" сайтыннан.