+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 август 2024, 07:45

Хәрби хәрәкәт ветераннары СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтте

"Без аларны яхшы аңлыйбыз".

Хәрби хәрәкәт ветераннары СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәттеХәрби хәрәкәт ветераннары СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтте
Хәрби хәрәкәт ветераннары СВОда катнашучыларга ярдәм күрсәтте

Октябрьский шәһәре волонтерлары якташларына чираттагы гуманитар йөкне махсус хәрби операция зонасына тапшырды. Бу юлы Башкортстан хәрби хезмәткәрләре сугыш хәрәкәтләре ветераннары әзерләгән антидрон челтәрләр белән ике УАЗ алды. Ярдәмне хәрби хәрәкәт ветераннары әзерләде һәм үзләре үк ярдәмне алгы сызыкка илтеп тә бирде.

"Оберег" төркеме заявкалар буенча сугышчыларга һәм госпитальләргә маскировка челтәрләрен, күлмәкләр, футболкалар, медикаментлар, тактик аптечкалар өчен - "Солдат" пастасын һәм бал китерде.

"Туган яктан килгән кечкенә генә хәбәр дә безгә кадерле. Рәхмәт безне кайгыртканычгыз өчен", - диде хәрби зонада булган сугышчылар.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас