+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
6 август 2024, 06:00

Хәрби әзерлек мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Патриот” паркында һәм БПЛА пилотларын әзерләү үзәгендә булды. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Чишмә районындагы “Патриот” хәрби-патриотик паркында булды, анда ул Русиянең һава-десант гаскәрләре көненә багышланган тантаналы чарада катнашты.

Хәрби әзерлек мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә!Хәрби әзерлек мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә!
Хәрби әзерлек мәсьәләләре аерым игътибар үзәгендә!
– Мондый көнне сезнең каршыгызда басып тору – минем өчен зур дәрәҗә. Чараны һәлак булган десантчы, Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртүче паркта уздырабыз. Сез аның турында яхшы беләсез, – диде Радий Хәбиров. – Һава-десант гаскәрләре иң катлаулы һәм авыр бурычларны үти. Куелган максатларга кайчак үз гомере бәрабәренә ирешәләр. Без бер генә һәлак булган яугирне дә онытмаячакбыз. Республика бу егетләрне истә тотачак. Һәрвакыт хөрмәт сүзләрен белдерәчәкбез, кулларына корал тотып илебезне саклаган кешеләргә ярдәм итәчәкбез. Бүген сезнең арада – Ватанны Әфганстанда яклаган яугирләр дә, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләр дә бар. Без рәхмәтле һәм сезгә һәрвакыт тирән хөрмәт белән карыйбыз.

Төбәк җитәкчесе махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм иткән, ышанычлы тылны тәэмин итүче, йорт учагын саклаучы аналарга һәм хатыннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Шулай ук Башкортстан Башлыгы ил Президенты Владимир Путинга “Башкортостан” мотоукчылар полкы взводы командиры, өлкән лейтенант Илдар Суфияровка һәлак булганнан соң Русия Герое исемен бирү турындагы үтенечне юллавы турында белдерде. 2024 елның апрелендә интенсив атыш вакытында ул күзәтү пунктында ахырга кадәр позициядә тора һәм дошман якынлашкач, үзен граната белән шартлата, шул ук вакытта ВСУның өч солдатын юк итә.

Радий Хәбиров солдатларга һәм офицерларга, җәмәгать оешмалары вәкилләренә дәүләт бүләкләре тапшырды, шулай ук “Патриот” паркында узган “Геройлар ярышы” җиңүчеләрен бүләкләде. Бәйгедә республиканың төрле төбәкләреннән килгән 65 команда катнашты. Беренче урынны Салават районы командасы яулады, икенче урында – Нефтекама, өченчедә Чишмә районы командалары булды.

Чарада катнашучыларны Русия Герое, Һава-десант гаскәрләренең гвардия генерал-майоры Сергей Тулин котлады.

– Десант гаскәрләре – армиянең горурлыгы ул. Алар бүген дә СВО зонасында катлаулы бурычларны үти, – диде Сергей Тулин. – Республика җитәкчелегенә икенче ел рәттән “Патриот” паркында Һава-десант гаскәрләре көнен үткәрү мөмкинлеге булдырган өчен рәхмәт. Десантчыларның барысына да рәхмәтлемен. Без һәрвакыт бердәм булдык һәм шулай булып калабыз.

Башкортстан Башлыгы махсус хәрби операция ветераннары, “Башкортостан” мотоукчылар полкы сугышчылары белән аралашты, аларның үтенечләрен тыңлады һәм уңышлар теләде.

Бәйрәмдә катнашучылар белән бергә төбәк җитәкчесе десант гаскәрләре ветераннарының, респуб-ликаның парашют спорты федерациясе һәм “Первушино” аэродром комплексының кече авиация чыгышларын карады.

Радий Хәбиров “Патриот” паркы исемен йөртүче Максим Серафимовның әнисе белән дә очрашты. Алар 2025 елда Русия Героена һәйкәл кую мәсьәләсе буенча фикер алыштылар.

Уфалы Максим Серафимов – армия генералы Василий Маргелов исемендәге Рязань югары һава-десант команда училищесын тәмамлаган. Беренче көннән үк ул махсус хәрби операциядә катнаша. Өлкән лейтенант Максим Серафимов үзенең соңгы сугышында, дошманның көчле атакаларын кире кага, ВСУ ташлаган гранатаны үз гәүдәсе белән каплый. Шул рәвешле офицер иптәшләренең гомерен саклап кала. 2022 елның сентябрендә “Патриот” паркы территориясендә каһарман яугир хөрмәтенә стела ачылды.

– Без Герой хөрмәтенә паркта сквер булдыру һәм һәйкәл урнаштыру турында килештек, – дип хәбәр итте Радий Хәбиров.

Журналистлар белән әңгәмә вакытында Башкортстан Башлыгы яшьләрне патриотик тәрбияләүдә хәрби хәрәкәтләр ветераннарының мөһим роль уйнавы турында белдерде.

– “Патриот” паркында мондый бәйрәмне үткәрү өчен яхшы шартлар бар. Монда кешеләрнең гаиләләре белән килүе мөһим әһәмияткә ия. Малайлар әтиләреннән үрнәк алып үсә. Бу – бик яхшы тәрбия чарасы, – диде Радий Хәбиров. – Биредә ФОК төзедек, киләсе елда бассейн ачылачак. Парк үсә, зурая. Биредә тормыш өчен бик кирәкле күнекмәләр бирәләр: медицина әзерлеге, патриотик тәрбия, хәрби хезмәт нигезләре. Монда балалар чыныга, тормыш сабаклары ала, дип саныйм.
 
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Владлен Татарский исемендәге БПЛА пилотларын махсус һәм тактик әзерләү үзәгендә дә булды.

Ул 2023 елның җәендә республика җитәкчесе башлангычы белән махсус хәрби операциядә катнашучыларны пилотсыз системаларга идарә итү, аларны хезмәтләндерү һәм ремонтлау күнекмәләренә өйрәтү максатында булдырылды.

Үзәктә кирәкле заманча җиһазлар урнаштырылган. Пилотсыз системалар белән идарә итү күнекмәләрен камилләштерү гамәлдәге техникада, шулай ук виртуаль чынбарлык технологияләрен кулланып башкарыла. Полигон хәрби бурычларны сугыштагыга максималь якын шартларда үтәү мөмкинлеге бирә. Үзәк инструкторлары – пилотсыз очкычлар белән эшләү тәҗрибәсе булган СВО ветераннары.

Радий Хәбиров үзәк курсантларының уку һәм яшәү шартлары белән танышты, пилотсыз очкычлар операторларын әзерләүдә файдаланылучы БПЛА үрнәкләрен карады.

“Манул” позывнойлы үзәк җитәкчесе вазыйфасын башкаручы биредә эшләү дәверендә 170 кешене разведка һәм дошман дроннарын юк итү күнекмәләренә өйрәтүләре турында сөйләде.
Төбәк Башлыгына FPV-дроннар ярдәмендә хәрби техника ничек юк ителүен күрсәттеләр. Полигонда шул исәптән Башкортстанда җитештерелгән двигательләр урнаштырылган аппаратларны сыныйлар. Инструкторлар билгеләп үтүенчә, алар шактый ышанычлы һәм гамәлдәге аналоглардан калышмый.

– Без биредә часть командирлары заказы буенча укулар үткәрәбез. Бу – җиңел бурыч түгел. Компьютерда теоретик әзерлек кенә дә 120 сәгать тәшкил итә. Аннары – кыр шартларында БПЛА белән эшләү, – диде Радий Хәбиров журналистлар белән аралашканда. – Хәрби бүлекчәләрне пилотсыз аппаратлар белән тәэмин итү буенча эшне көчәйтергә карар иттек. Шунысы мөһим, үзебез җитештергән эшләнмәләрне анда югары дәрәҗәдә локализацияле итеп җибәрәчәкбез.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас