+22 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
8 Августа 2024, 14:22

Ул Ватан өчен башын салды!

Башкортстанда яшәүче Екатерина Драгуновская офицерның һәм СВОда катнашучы яугирнең хатыны булуның асылы хакында сөйләде.

Ул Ватан өчен башын салды!Ул Ватан өчен башын салды!
Ул Ватан өчен башын салды!
Евгений Драгуновский Красноусольск авылында туып үскән. Шушы көннәрдә офицерның туганнары, яҡыннары һәм иптәшләре район үзәгендә җыелып, Евгений Сергеевичны искә алдылар. Хәрбинең хатыны Екатерина Драгуновская “Башинформ” агентлыгына биргән интервьюсында иренең хәрби бурычны бар әйбердән өстен куюын белдерде.

“Илебездә махсус хәрби операция игълан ителгәч, Евгенийның фронтка юллануы көн кебек ачык иде. Хәрби хатыны буларак, яхшы аңлыйм: кадровый офицерның бурычы – Туган илне саклау. Әммә күз яшьсез озатып булмады. Хатын-кыз буларак, иремнең хәрби хәрәкәтләр барган урынга баруын теләмәдем. Миңа Евгений болай җавап кайтарды: “Үземнең хәрбиләремне – балаларымны кемгә калдырыйм? Мин алар белән бергә булырга тиешмен”.

Бервакыт шундый хәл булды: мин аңа без балалар белән синең өчен беренче урында торырыга тиешбез, дип әйттем. Шул чакта Евгений, катгый итеп, аның батальонында балаларның күп булуы һәм ул, командир буларак, аларны әниләренә исән-сау кайтарырга тиешлеге хакында әйтте, - дип сөйләде Екатерина Драгуновская.

2012 елда Евгений Драгуновский Төмән шәһәрендә инженер гаскәрләре маршалы А.И. Прошляков исемендәге югары хәрби-инженер команда училищесын тәмамлап, диплом ала. 2020 елда Сүриядә хәрби бурычын үти. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәренән “Төмән” позывное белән инженер-сапер батальоны командиры булып хезмәт итә.

Комбат 2024 елдың 21 гыйнварында – Инженер гаскәрләре көнендә һәләк була. Хәрбиләр утырган автомобилгә дошман дроннары һөжүм итә. Евгений Драгуновский хәрбиләрен дошман уты астынан алып чыга, әмма бер пилотсыз очу аппаратының һөжүме комбат өчен үлемечле була.

Екатерина Драгуновская әйтүенчә, аның тормыш иптәше, хәрби юлны сайлауга карамастан, һәрвакыт изге күңелле, ярдәмчел кеше була, сугышның аяусызлыгы аның күңелен каралтмый.

Шунысы мөһим, 10 июньдә яугир укыган 3нче Красноусол мәктәбендә тантаналы шартларда Евгений Драгуновскийның “Герой партасы” ачылды. Укытучылар балаларга батыр якташлары турасында сөйләп, һәрвакыт шундый каһарманнарга тиңләшергә кирәклеген белдерде.

Чарада офицерның авылдашлары, әти-әнисе Любовь Николаевна белән Сергей Иванович та катнаштылар. Евгений Драгуновскийның әти-әнисенә быел 26 июньдә Гафури районында үткән “Ер ҡото” республика фестивалендә дә олы хөрмәт һәм рәхмәт белдерделәр.

“Без Евгенийны онытмыйбыз. Аның нәрсә хакына хезмәт итүен һәм гомерен бирүен беләбез. Дөньяга тизрәк тынычлык килсен”, – диде Екатерина Драгуновская.

Чыганак һәм фото: "Башкортостан" гәзите.


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас