Махсус хәрби операциядә катнашучы якташ яугирләргә ярдәмнең, башка төбәкләрдәге кебек, Туймазы районында да иң изге гамәл дәрәҗәсенә күтәрелүе табигый. Әйткәндәй, игелекле бу эш өлешчә мобилизация игълан ителгәч тә башланган иде, аның нигезен районның хезмәт коллективлары, иҗтимагый оешмалары, хезмәт һәм локаль бәрелешләр ветераннары, малтабарларның гуманитар ярдәме тәшкил итте. Шул рәвешле, фронтта гаять катлаулы шартларда, гомерен куркыныч аста куеп көрәшкән якташларга ихлас күңелдән ярдәмгә тоташ район җәлеп ителеп, аның дулкыны киң колач алды.
Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары
Югары Бишенде авыл биләмәсенә караган Яңа Бишенде төбәктә бәләкәй авыллар исемлегендә йөри. Бу Бөек Ватан сугышы чорыннан бирле килә, чөнки йортлар саны йөзгә дә тулмаган Яңа Бишендедән фронтка йөздән артык кеше китә, шулардан кырыктан артык яугир ил азатлыгы өчен көрәштә гомерен биргән, утыздан артык кеше хәбәрсез югалганнар исемлегендә теркәлгән.
Шулкадәр ир узаманнарын югалткан авылның халык саны буенча бәләкәйләнүе табигый. Ә бит әлеге югалтуларның йогынтысы берничә елга сузыла, шуңа бәйле, биредә яшәүчеләрнең саны арту үткән гасырның 60нчы елларында гына төсмерләнә башлый.
Яңа Бишенде авылы фронтовиклары Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән, аларның күбесе, ил азатлыгы өчен көрәштә зур батырлыклар күрсәтеп, сугышчан бүләкләргә лаек булган. Шәйдулла Фәхретдинов, мәсәлән – Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, сугыштан капитан званиесендә кайта. Гариф Сәйфуллин – диңгезче, хәрби кораб капитаны була. Бөек Ватан сугышы каһарманнары Мөҗәһит Хикмәтуллин, Харис Сәйфуллин, Миңнегәрәй Фазлыев, очучы Назыйф Газиев, Шәкүр Ишкилдин, Мөдәрис Насыйров, Муллагали Гыйльманов сугыштагы батырлыклары белән авыл тарихында якты эз калдырды. Ил сакчыларының исемнәре Яңа Бишенденең үзәк урамында Бөек Ватан сугышы һәм тыл ветераннары истәлегенә куелган обелискның мәрмәр ташында лаеклы урын алган.
Бөек Ватан сугышы китергән күп авырлыкларны башыннан кичергән Яңа Бишенде халкы. Әмма, ачлы-туклы яшәсәләр дә, авызларыннан өзеп дигәндәй, фронтны азык-төлек белән тәэмин иткәннәр, алай гына да түгел, балалар үстереп, илнең нигезен ныгытып, туган авылларын таралудан саклап калганнар.
Болар турында хәзерге вакытта Яңа Бишенденең иң өлкән яшьтәге вәкиле саналган Рөстәм ага Сәйфуллин эчке бер горурлык белән искә ала. Ул – Яңа Бишендегә нигез салучы Балтакай токымыннан. Рөстәм Гаффан улы 1930 елда туган. Бүген, үзе әйтмешли, 100 яшен куучы ветеранның 46 елы фидакарь намуслы хезмәттә үткән. Җәмәгате Әминә Зыязетдин кызы белән ике кыз үстереп, балалары, оныклары куанычында гомер кичерәләр.
Окоп шәме җылысы
Ни аяныч, хәзерге вакытта авылда яшәгән сугыш ветераннарының барысы да бакыйлыкка күчкән. Рөстәм ага, чордашы Ләүзә Юнысова белән икәү генә, сугыш чоры балалары буларак, Яңа Бишендедә Бөек Ватан сугышының тере шаһитлары санала. Әйтергә кирәк, аларның хәтере яхшы, сугыш китергән бәла-казаларны исеннән чыгармыйча, авылдашларга бөтен тулылыгы белән җиткереп тора. Хәер, “халык хәтере” дигән төшенчә дә бар бит әле. 128 йортлы авылда ул бүген дә яши, гомумән, Бөек Җиңүгә 80 ел тулганда да, югалырдай хис түгел.
– Ике елдан артык тоташ Русия белән бергә махсус хәрби операциядә якташларыбыз, илебез мәнфәгатьләрен саклап, сугышчан бурычларын үти, – ди Яңа Бишенде авылы старостасы Рима Фәррахова. – Алар гомерләрен аямыйча, катлаулы шартларда көрәшә. Мондый чакта ата-бабаларыбыз рухына тугры калуыбыз безнең өчен намус эшенә тиң. Безнең өчен яугирләр барысы да батырлар, аларга кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтү – изге бурычыбыз.
Әлеге чакыру һәрдаим яклау таба, билгеле. Эре авыллардан аермалы, Яңа Бишенде активистлары, гуманитар ярдәм чикләрендә, тәүге мәлләрдә авыл биләмәсе үзәге Югары Бишендедә маскировка челтәрләре үрүдә катнаша, моннан тыш, фронттагылар өчен көнкүреш кирәк-яраклары, азык төлек җыеп тапшыра. Әмма СВОда хезмәт итүчеләрне окоп шәмнәре белән тәэмин итү зарурлыгы туа. Район волонтерлар оешмасы тәкъдиме белән бу эшкә Яңа Бишенде активистлары алына.
– Безнең өчен бу яңалык иде, – ди шәмнәр җитештерүне оештыручы, Яңа Бишенде мәдәният йорты җитәкчесе Резида Хәкимова. – Башта әзерлек эшләре башкарылды, кирәк-ярак, җиһазлар тупланды – монда Югары Бишенде авыл Советы депутаты Линар Хәйретдиновның эшлекле ярдәме бик тә вакытлы булды.
Ниһаять, агымдагы елның гыйнвар башында мәдәният йортында урнашкан шәмнәр әзерләү пункты эшкә керешә. Тәүдә шәмнәрне умарта балавызыннан ясарга уйлыйлар, әмма әлеге чимал шактый кыйммәт булу сәбәпле, өстенлек парафинга бирелә. Хәзер бу өлкәдә тәҗрибә туплаган белгечләр әйтүенчә, эш процессы бик тә гади: чәйнектә эретелгән чимал фитиль куелган калай банкаларга салына һәм суытуга куела.
Салынган хезмәтнең тиз арада нәтиҗәсен күрү табигый – бер атнада 100 данә шәм эшләнә, аннары җитештерүчәнлек тагын да үсә. Кышкы чорда окоп шәмнәренә сорауның тагын да зуррак булуын да билгеләргә кирәк. Аларны СВОга озатуга якташ яугирләр җәлеп ителә. Бер мең шәмнән торган тәүге партияне кыска вакытлы ялга кайткан яугир Родион Латыйпов алып китә. Ул – Яңа Бишенде кияве, контракт буенча СВОда ике елдан артык хезмәт итә. Тоташ алганда исә, авылдан Украинадагы хәрби хәрәкәтләрдә ике якташ катнаша. Алар – Альмир Газизуллин һәм Тимур Хикмәтуллин, янә бер яугир Наил Әминев исә – авыл кияве.
– Алар безне яклаучылар, яугир-авылдашлар сугыш безнең тарафларга килеп җитмәсен өчен көрәшә, – ди Резида Хәкимова. – Шуңа да, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз – шәмнәргә бөтен авыл халкының күңел җылысы салынган, дип әйтергә була.
Окоп шәмнәре әзерләүчеләр коллективы дистәдән артык кешене берләштерә, алар арасында пенсия яшендәгеләр күпчелекне тәшкил итсә дә, яшь буын вәкилләре дә җитәрлек. Очрактан файдаланып, аларның һәрберсен исемләп күрсәтеп үтәбез, болар – Эльвира Шәрипова, Ольга Курбатова, Роза Фәрхетдинова, Рәмзия Хәйретдинова, Линар Хәйретдинов, Рәзимә Хәкимова, Нәзирә Хәкимова, Рима Фәррахова, Гөлназ Хөснетдинова, Резида Хәкимова, Гөлгенә Илгузина һәм Дамира Вәлиева.
Яңа Бишенде волонтерларының СВОда катнашучыларга ихлас ярдәме лаеклы билгеләнде – тантаналы шартларда аларның барысына да Югары Бишенде авыл биләмәсе хакимиятенең Рәхмәт хатлары һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары оешмасы тарафыннан булдырылган “Русия патриотлары” медальләре тапшырылды.
Бердәмлек
Авылдагы гаиләләрнең һәркайсы дип әйтерлек Бөек Ватан сугышында катнашучыларның варислары исәпләнә. Нәзирә Сәлахетдин кызы һәм Касыйм Шәрип улы Хәкимовлар да – шулардан. Ата-бабаларының рухына кадер-хөрмәт аларның бүгенге гамәлләрендә дә чагылыш таба. Бу гаилә гуманитар ярдәм күрсәтүгә актив кушыла.
Гомумән, якташ яугирләргә ярдәм җыюда һәркем катнашырга тырыша. Мәсәлән, шәмнәр әзерләүне җайга салу, җиһазлар һәм материаллар сатып алу өчен авыл халкыннан тиз арада зур гына күләмдә акча җыела. Шунысы игътибарга лаек, матди ярдәм күрсәтүдән беркем дә читтә калмый. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр, якташ малтабарлар да үз өлешен кертә. Менә шундый күмәк тырышлык нәтиҗәсендә фронтка җибәрү өчен генератор, башка техника сатып алына, азык-төлек тупланмалары җыела. Кыскасы, изге эшкә тоташ авыл күтәрелә. Гуманитар олау аша камыр ризыклары, токмач, бал, колбаса, оекбашлар, кием-салым җибәрүчеләр дә бар.
– Бүген тылның бердәмлеге, халыкның җиңүгә ныклы омтылышы кирәк, – ди авыл Советы депутаты Линар Хәйретдинов. – Бөек Ватан сугышы чорында ата-бабаларыбызның фронтка ярдәм итүе турында өлкән буыннардан ишетеп беләбез. Шуңа да урындагы активистларның башлангычлары авыл Советы тарафыннан күтәреп алына, үрнәк итеп куела. Ата-бабаларыбыз илгә килгән зур сынауларны бергәләшеп, күмәк көч белән җиңгән, без аларның васыятенә тугры калабыз.
Бу юнәлештә Линар Булат улының тырышлыгын да билгеләү урынлы булыр. Туган авылы, якташлары өчен җан атып яшәүче депутат халыкны изге эшкә тупларга омтыла. Якташлар сугышта җиңеп кайтканчы, аларга ярдәм тукталмаячак, ди ул.
Фәнүр Гыйльманов,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.