+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
9 август 2024, 05:00

"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!"

Махсус хәрби операция ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары Башкортстаннан Карелиягә ял итәргә барачак.

"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!""Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!"
"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!"


Бу "Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" социаль-патриотик проекты ярдәмендә мөмкин булды. Ул Русия Оборона министрлыгы, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды һәм Русия тимер юллары тарафыннан эшләнгән.
«Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Карелиягә дүрт көнгә 20 кеше барачак. Алар Мәскәүдән китәчәк. Маршрут Петрозаводск, Сортавала, Рускеала, Выборг шәһәрләре буенча төзелгән. Тур программасында - табигать һәйкәлләрен карау, мәдәни программа, экскурсияләр. Республика халкын юлда күңел ачу программасы көтә.
"Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!" проекты кысаларында 2022-23 елларда 23 махсус туристик поезд рейсы башкарылды. 2022 елда проектта 1500 кеше катнашкан, 2023 елда — 4150, 2024 елда — 5650.
Проектның төп максатлары - яраланган һәм реабилитация узган хәрби хезмәткәрләргә, аларның гаилә әгъзаларына, махсус операциядә һәлак булган катнашучыларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм күрсәтү.

Фото: Башинформ.


Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас