Кырмыскалы раконыннан кыска вакытлы ялга өенә кайткан «Альба» позывнойлы сугышчы хезмәттә хәрби дуслык зур урын алып тора, ди.
Хәрби хезмәткәргә 39 яшь. Фронтка 2022 елның 25 сентябрендә өлешчә мобилизация кысаларында эләккән. Ватан алдындагы казанышлары өчен "Альба " дәүләт бүләкләренә лаек булган. Ул «Сугышчан батырлык өчен» һәм «Донбассны азат итү өчен» медальләре белән бүләкләнгән.
"Безнең хәрби хезмәткәрләр лаеклы хезмәт итә. Алгы сызыкта синең белән янәшә якташларың, иптәшләрең булуы бик мөһим. Бергә булган вакыт эчендә без туганнар булып киттек. Егетләр арасында паника һәм өметсезлек юк, барысы да җиңүгә әзер, һәм җиңү, һичшиксез, бездә булачак", - ди сугышчы.
Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин Федераль бюджеттан контрактчылар өчен бер тапкыр бирелә торган түләү 400 мең сумга кадәр арта дигән указга кул куйды. Төбәк һәм муниципаль ярдәмне исәпкә алып, Башкортстанда түләүләрнең гомум суммасы 1,2 миллион сумга кадәр тәшкил итә.
Контракт буенча хезмәт турында тулырак мәгълүматны каян белергә?
1. Башкортстанның ситуацион үзәге номеры буенча: 122 (өстәмә 1) яисә + 7 (347) 218-19-19;
2. Контракт хезмәтенә сайлап алу пунктында түбәндәге адрес буенча: Уфа шәһәре, Революцион урамы, 156. Телефон: + 7 (347) 248-29-31;
3. «Минем документлар» күпфункцияле үзәге офисларында;
4. башбат.рф сайтында.