Мәгълүм булуынча, бүген батыр яугирләребез ата-бабаларыбыз эзләреннән атлый, фашизмга каршы көрәшә. Махсус хәрби операциядә Башкортстаннан берничә хәрби подразделение катнаша. Белүебезчә, республикада тәүгеләрдән булып легендар 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры, Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге иреклеләр батальоны оешып, Ватаныбыз сагына басты.
Батальон сугышчылары Герой-якташыбыз кебек үк, нацизмга каршы батырларча көрәшә. Русиянең Оборона министрлыгыннан белдерүләренчә, алар Миңнегали Шәйморатов эзеннән атлап, хәрби бурычларын намуслы үти.
Миңнегали Минһаҗ улы 1899 елның 15 (29) августында хәзерге Кырмыскалы районының Биштәкә авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган. Аңа уку аз эләгә, 14 яшендә әнисе дә үлеп киткәч, үз көнен үзе күрергә туры килә. Шәһәргә чыгып китә, Уфа пароходчылыгының “Урал” пароходында матрос булып эшли. Анда ул 1918 ел ахырына кадәр хезмәт куя. Гражданнар сугышы башлангач, үз теләге белән Кызыл Армиягә языла. 270нче Белорет укчылар полкы составында Колчак гаскәрләренә каршы сугыша. Төркестан фронтында да, С. М. Буденныйның Беренче атлы армиясе составында да була.
М. Шәйморатов 1920 елның 15 апрелендә Казанда кече командирлар әзерләүче 9нчы татар-башкорт кавалерия курсларында укый башлый. Төгәл бер елдан Идел буе хәрби округы аерым кавалерия бригадасының взвод командиры итеп тәгаенләнә. Бер үк вакытта хәрби курсларда белемен дә арттыра. 1931-34 елларда Мәскәүдә М. В. Фрунзе исемендәге хәрби академиядә укый һәм шунда ук Кызыл Армия Генераль штабының Разведка идарәсенә җаваплы вазыйфага тәгаенләнә. Төркиядә һәм Кытайда хезмәт итә.
Полковник Шәйморатов Бөек Ватан сугышының тәүге көннәреннән үк фронтка керә, генерал П. Доваторның кавалерия корпусы составында Мәскәүне саклауда катнаша. 1941 елның 25 декабрендә Уфага кайтып, 112нче Башкорт кавалерия дивизиясен кабул итеп ала. 1942 елның 2 июленнән дивизия алгы сызыкта сугыша. Шул ук елның 10 ноябрендә Шәйморатовка генерал-майор званиесе бирелә. 1943 елның 14 февраленнән дивизия “16нчы Башкорт гвардия кавалерия дивизиясе” дип йөртелә башлый. Ул Доннан Эльбага кадәр 4000 чакрым юл үтә. 3860 яугир орден-медальләр белән бүләкләнә, 78 кеше — Советлар Союзы Герое, бишесе Дан орденының тулы кавалеры була.
1943 елның 23 февралендә Ворошиловградны азат итү максатында дошман тылына ясалган рейдтан чыкканда Миңнегали Шәйморатов һәлак була.
Батыр якташыбыз ике Кызыл Байрак һәм Ленин, “Кызыл йолдыз” орденнары белән бүләкләнә. Аның исемен мәңгеләштерү буенча республикада байтак эшләр башкарылды. Туган авылының исеме Шәйморат дип үзгәртелде. 1964 елда биредә аның бюсты куелган иде, 2015 елда М. М. Шәйморатовка атлы һәйкәл ачу тантанасы булды. Генералның бюсты Уфадагы Җиңү паркында да, Эчке гаскәрләрнең Затонда урнашкан махсус отряды биләмәсендә дә куелды. Махсус отряд, шулай ук, Шәйморат урта мәктәбе, Уфа, Стәрлетамак, Салават, Ишембай, Октябрьский шәһәрләрендә урамнар Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә. Күп кенә музейларда каһарман генерал белән бәйле экспонатлар саклана. Аның якты образы әдәбият, сәнгать әсәрләрендә сынландырылган.
2020 елда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров тырышлыгы белән тарихи гаделлек тергезелде. Русия Президенты Владимир Путин Бөек Ватан сугышы чорында немец-фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән батырлыгы өчен Миңнегали Шәйморатовка Русия Герое исемен бирү турындагы указга кул куйды. Шулай ук, Радий Хәбиров башлангычы белән 2019 елда республикада “Генерал Шәйморатов ордены” һәм медале булдырылды.
Геройның исемен мәңгеләштерү максатында Уфаның Совет мәйданында Миңнегали Шәйморатовка һәйкәл куелды. Нәкъ шушы урыннан Башкортстанның иреклеләр батальоннары махсус хәрби операция зонасына юл тота.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: Луганск Халык Республикасында Петровский шәһәрендәге мәктәп тә генерал Миңнегали Шәйморатов исемен йөртә. Ул мәктәп республика ярдәме белән төзекләндерелде. Бирегә даими рәвештә гуманитар конвойлар да килеп тора.
Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итүчеләр Герой белән ихлас горурлана. Русия Героеның батырлыклары аларның рухын ныгыта, авыр вакытта көч бирә.
“Без Русия Герое Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонда хезмәт итүебез белән горурланабыз, чын мәгънәсендә аның эзләреннән атлыйбыз. Миңнегали Шәйморатов дөньяда нацизм булмасын өчен башын салды, без ул башлаган эшне тәмамлаячакбыз һәм тиздән Җиңү белән кайтачакбыз”, – ди батальон сугышчылары.
Күренекле кешеләрнең генерал турында истәлекләреннән
Шагыйрь Кадыйр Даян: “Генерал әдәбиятны яхшы белде һәм яратты, аның белән гел кызыксынды. Ул югары белемле һәм мәдәниятле кеше иде”.
112нче Башкорт кавалерия дивизиясенең сәяси бүлеге җитәкчесе урынбасары, гвардия майоры Сабир Кадыйров: “Минем күз алдымда уртача буйлы, кара күзле, куе кашлы, киң җилкәле, зифа буйлы Миңнегали Шәйморатов тора. Гадәттә ул сүзчән түгел, башын түбән иеп, еш кына нәрсә турындадыр уйлый иде. Ә инде бераз ял итеп алгач, яраткан баянын кулына алып, безгә балачактан ук таныш булган “Буранбай”, “Азамат”, “Урал” көйләрен бүләк итә, хәтта аларны көйли иде”.
Генералның хатыны Ольга Шәйморатова: “Мин, аның яхшы кеше икәнен белеп, аңа кияүгә чыктым. Һәм ялгышмадым. Шәйморатов кебек кешене табу җиңел түгел. Ул игътибарлы да, ягымлы да, яхшы күңелле дә иде. Мин аңарда иң яхшы кешелек сыйфатларын күрдем, аны кызыма яхшы мөнәсәбәте өчен хөрмәт иттем. Аның һәлак булуына 19 ел узды, ә без аны кызым белән һәр кич искә төшерәбез. Иң яхшы, иң кыйммәтле мизгелләр аның исеме белән бәйле һәм аны оныту мөмкин түгел. Миңа калса, безнекенә охшаган гаиләне табу бик кыен. Без бер-беребезне ярата, хөрмәт итә идек, берәребезнең эшендә күңелсез хәлләр булса, без бу турыда бер караштан белә идек. Аның турындагы фикеремне беркем дә һәм беркайчан да үзгәртә алмаячак”.
Ример НАСРЕТДИНОВ.