Гуманитар миссияне җитәкләгән Караидел районы хакимияте башлыгы Айдар Шәйдуллин хәбәр иткәнчә, посылкаларны алты бүлекчә хәрбиләре алган. Аның сүзләренә караганда, сугышчылар туган якларына ярдәм өчен бик рәхмәтле. Бигрәк тә өйдән беренче тапкыр хәбәр алган ир-егетләр чын күңелдән сөенде. "Халыктан җыйган гуманитар ярдәмне без шулкадәр чакрымнар үтеп, алып барып тапшырдык. Китерелгән гуманитар ярдәм өчен барысы да рәхмәт белдерә, һәм бу ихлас күңелдән әйткән сүзләр безнен тырышлыкның юкка булмавын тоярга мәҗбүр итте. Посылкаларны безнең сугышчылар хезмәт итә торган алты бүлекчәгә тапшырдык, — дип яза Айдар Шәйдуллин үзенең telegram-каналында. - Егетләр белән аралаштык, аларның рухын күтәрдек. Һәрбер кул кысышуда, һәрбер карашта-безнең барыбызны да берләштерә торган бердәмлек көче".
Фото: Башинформ