Очрашу өчен бик күңелле хәлләр сәбәп булган.
"Бүген районда яшәүче Романга фатир ачкычларын тапшырдык. Ул ата-ана каравыннан мәхрүм калган бала буларак, торак белән тәэмин ителүгә чиратта тора иде.
Роман Кушнаренко авылының Линейная урамындагы бер бүлмәле фатирга ия булды. Фатир уңайлы, ремонтланган, яшәү өчен барлык кирәкле коммуникацияләр үткәрелгән.
Роман бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнаша һәм Ватаныбыз чикләрен саклый. Хезмәттәшләрем белән сөйләшүдә ул ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерде.
Романны шушы шатлыклы вакыйга белән котлыйм! Тиз арада гаилә корырга язсын!
Җиңү белән көтәбез сине, Роман!" - дип язган хакимият башлыгы.