Фонд җитәкчесе Гөлнур Колсарина үзенең социаль челтәрләрендә сөйләгәнчә, Карина исемле сабый 14 августта Республика перинаталь үзәгендә дөньяга килгән. Ә кичә аларны әнисе Елена белән өйгә кайтарып җибәргәннәр. Кызганычка каршы, әтиләре быел февральдә махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган.
"Без шунда ук гаиләгә ярдәм итәргә алындык. Каралган федераль һәм төбәк ярдәм чараларын алар тулы күләмдә ала. «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан филиалы командасы геройның гаиләсенә һәм әти-әнисенә ярдәм итә», - диде Гөлнур Колсарина.
Исегезгә төшерәбез, «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү буенча дәүләт фондын булдыру турындагы Указны ил Президенты узган елның апрелендә имзалады. Шул елның 1 июнендә Уфада «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының төбәк филиалы эшли башлады.
Фото:"Соцсети Гульнур Кульсариной"