Бу хакта Мәчетле районы хакимияте башлыгы Әнис Әсәдуллинның социаль челтәрләрдәге хәбәреннән билгеле булды.
Муниципалитет җитәкчесе кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр белән очрашуы турында белдерә. Башкортстан сугышчылары ял вакытында хакимият башлыклары янына кереп, якташларыннан сәлам һәм сугышчы гаиләләренә гуманитар ярдәм күрсәткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерергә вакыт таба.
Әнис Әсәдуллин кунакка Иске Мишәр авылыннан «Әхмәт» һәм Олы Устьикин авылыннан «Борода» кушаматлы сугышчылар килүе турында әйтә. Алар махсус хәрби операциядә катнашучылар белән фронттагы хәлләр, аларның сугышчан иптәшләренең кәефе һәм Мәчетле сугышчыларының нәрсәгә мохтаҗ булуы турында сөйләшкән.
«Әхмәт» кушаматлы сугышчы яшь чагында ук хәрби һөнәр сайлау турында уйлый башлаган. Колледжны тәмамлагач, егетне срочный хезмәткә чакыралар. Демобилизацияләнү белән үк ул Русия Оборона министрлыгы белән контракт имзалаган һәм 2022 елда беренчеләрдән булып Донбасска Ватанны сакларга киткән. Кече сержант "Әхмәт" БМП-2 механик-йөртүчесе вазыйфасында хезмәт итә.
Аның иптәше "Борода" үз теләге белән узган елның июлендә ил мәнфәгатьләрен якларга киткән. Моңа кадәр ир мебель цехында эшләгән. СВОда кече сержант һәм «Урал» автомобилендә ягулык салучы булып хезмәт итә. Аның биш баласы бар. Аларның өчесе эшли инде. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, «Борода»ның кызы шәфкать туташы һөнәрен сайлаган һәм хәзер шулай ук махсус хәрби операция уздыру зонасында.