Төбәктә ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Торак йорт, янкорма төзүгә, авыл территориясендә элек башланган торак йортны төзеп бетерүгә дәүләт ярдәме каралган. Түләүне шулай ук торак урын сатып алуга яисә авыл территориясендә өлешләп торак йорт (фатир) төзүдә катнашуга да кулланырга мөмкин.
– Агымдагы елда республиканың 11 районыннан (Әбҗәлил, Әлшәй, Бакалы, Балтач, Бөрҗән, Кырмыскалы, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа һәм Учалы районнары) СВОда катнашучыларның 14 гаиләсе социаль түләү алачак. Төбәк бюджетыннан акчалар муниципалитетларга җибәрелде инде,- диде авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Социаль түләү күләме, мөгезле эре терлек терлекчелеге программасында катнашучылар өчен булган кебек үк, торак төзү (сатып алу) хисап бәясенең 70 проценттан артыграгын тәшкил итә. Гражданнарның үз акчалары өлеше торак төзү (сатып алу) исәп-хисап бәясенең кимендә 30 процентын тәшкил итәчәк.