+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 август 2024, 20:21

«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу

Бүген Чишмә районында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Ата батырлыгы” иҗтимагый бүләгенә республика конкурсында җиңүчеләр белән очрашты. Очрашу Русия Герое Максим Серафимов исемендәге «Патриот» хәрби-патриотик парк мәйданчыгында узды.

«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу
«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу

- Җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм. “Ата батырлыгы” конкурсының популярлашуы һәм аңа заявкаларның күбрәк бирелүе бик шатлыклы, – диде төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Сезнең арада, кызганычка каршы, балалары махсус хәрби операциядә һәлак булган әтиләр бар. Һәм мин сезгә тирән ихтирам, кайгы уртаклашу, рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Уллары әлеге вакытта хәрби бурычларын үтәүчеләр бар. Һәм без барыбыз бергә аларның өйләренә исән-сау кайтуын телибез. Сез чын ир-егетләр тәрбияләдегез. Һәм бу, мөгаен, безнең иң төп бурычыбыздыр.

Башкортстан Башлыгы билгеләп үтүенчә, ул үзе дә күпбалалы әти һәм бу миссиянең мөһимлеген аңлый. Аннары республика җитәкчесе очрашуда катнашучыларның сорауларына җавап бирде.

Әйтик, Уфа Фән һәм технологияләр университетының (УУНиТ) янгын хәвефсезлеге кафедрасы мөдире, профессор, отставкадагы полковник Сергей Аксенов төбәк җитәкчелегенә махсус хәрби операциядәге Башкортстан сугышчыларына ярдәм иткән өчен рәхмәт белдерде һәм хәрби хәрәкәтләр тәмамланганнан соң яугирләрне тыныч тормышка җайлаштыру планнары белән кызыксынды.

- Бу бурычны без этаплап башкарабыз. Яраланганнан соң инвалидлык алган кешеләр хәзер үк кайта. Һәм без аларны кайгырту һәм игътибар белән әйләндереп алырга тырышабыз, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Миякә районыннан очрашуда катнашучы СВОда һәлак булганнарның истәлеген "Патриот" паркында мәңгеләштерелү хакында республика җитәкчесенең тулырак сөйләвен сорады.

- Монда без Башкортстан сугышчылары хөрмәтенә исемле агачлар утырттык. Мин комдив М. Шәйморатов истәлегенә чыршы утырттым, - дип билгеләде төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. - Без, һичшиксез, СВОда һәлак булган якташларыбызның истәлеген дә мәңгеләштерәчәкбез. Монументаль композиция булдырылачак. Аның өчен без Уфаның Зорге урамындагы Спорт сарае каршындагы мәйданны карыйбыз.

Архангель районыннан күпбалалы әти Александр Степанов очрашуда катнашучыларның «Патриот» паркына соклануы турында белдерде һәм күпбалалы һәм тәрбиягә алган гаиләләрдәге балалар өчен бирегә экскурсияләр оештыру мөмкинлеге хакында сорады.

– «Патриот» паркын төзи башлаганда без иң төп бурычларның берсе - Гаилә паркын булдыру, дигән идек. Шуңа күрә «Геройлар узышы» трассасын җиһазландырдык, физкультура-сәламәтләндерү комплексы төзедек, чиратта - бассейн, – дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров.

Чираттагы сорауларның берсе - республикада чаңгы спортына ярдәм итү. Күпбалалы әти Николай Федоров тиешле инфраструктураны үстерү зарурлыгын билгеләп үтте. Башкортстан Башлыгы республиканың Спорт министрлыгына мәсьәләне өйрәнергә һәм аналитик белешмә әзерләргә кушты.

Әңгәмә барышында, шулай ук, инвалид балалы гаиләләргә адреслы ярдәмне санлаштыру темасына да кагылдылар. Еш кына ата-аналарга төрле инстанцияләрдә белешмәләр җыюга күп вакыт сарыф итәргә туры килә. Очрашуда катнашучыларның берсе «Бердәм тәрәзә» булдырырга тәкъдим итте, анда барлык хезмәтләр өчен кирәкле мәгълүмат тупланачак. Бу бюрократик киртәләрдән котылырга мөмкинлек бирәчәк. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров мондый мәсьәләләрне хәл итүдә МФЦның мөһим ролен ассызыклады. Төбәк җитәкчесе бу тема буенча атналык оператив киңәшмәләрнең берсендә җентекләп фикер алышырга кушты.

«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу
«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу
«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу
«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу
«Ата батырлыгы» конкурсында җиңүчеләр белән очрашу
Автор:Денис Таваев
Читайте нас