Төбәктә ул Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Торак йорт төзүгә, авыл җирендә элегрәк сала башлаган торак йортны төзеп бетерүгә дәүләт ярдәме каралган. Бу түләүне, шулай ук, торак сатып алуга яисә авыл җирендә торак йорт (фатир) төзүдә өлешләтә катнашуга да кулланырга мөмкин.
– Быел республиканың 11 районыннан (Әбҗәлил, Әлшәй, Бакалы, Балтач, Бөрҗән, Кырмыскалы, Мәчетле, Нуриман, Салават, Уфа һәм Учалы районнары) СВОда катнашучыларның 14 гаиләсе социаль түләү алачак. Төбәк бюджетыннан акчалар районнарга җибәрелде инде, - диде Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.
Исегезгә төшерәбез, республикада әлеге социаль түләүне бирү турындагы карар узган елда кабул ителгән иде. 2023 елның 25 октябрендә төбәк Хөкүмәте тарафыннан СВО катнашучыларына һәм аларның авыл территорияләрендә яшәүче гаилә әгъзаларына чиратсыз социаль түләүләр бирү тәртибе расланды. Төп шарт - СВОда катнашучы яисә аның гаилә әгъзасы КРСТ дәүләт программасында катнашырга һәм аның кагыйдәләренә туры килергә тиеш.
Әйткәндәй, 2023 ел нәтиҗәләре буенча СВОда катнашучыларның якыннары
40,3 млн сумлык социаль түләүләр алган.
Фото: "Башинформ".