Бүздәк районында яшәүчеләр махсус хәрби операциядә катнашучыларга гуманитар йөк китерде. Хәрби хезмәткәрләр өчен активистлар җыйган әйберләр 130нчы республика гуманитар конвоена төялгән. Әлеге ярдәмне Бүздәк районы хакимияте башлыгы Илнур Игъдиев илткән. Биредә ул сугышчылар белән дә аралашуы турында да белдерә.
"Якташларыбызга хезмәт итү уңайлырак булсын өчен тырышабыз. Шундый кирәк-яраклар җыйдык та. Егетләр һәм командирлар белән аралаштык. Якташларыбыз үзләренә куелган бурычны лаеклы үти. Туганнарыннан һәм якташларыннан җибәрелгән әйберләр сугышчыларга тагын да көч бирә", - дип язган Илнур Игъдиев үзенең telegram-каналында.