+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
26 август 2024, 13:15

Якташыбыз Шәйморатов орденына лаек булды

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Башкортстаннан СВОда катнашучы Никита Вәлиевка генерал Шайморатов орденын тапшырды.

Якташыбыз Шәйморатов орденына лаек булдыЯкташыбыз Шәйморатов орденына лаек булды
Якташыбыз Шәйморатов орденына лаек булды

Нефтекаманың Әмҗә авылында туган хәрби хезмәткәр СВО башланганнан бирле хәрби бурычларын үти һәм командир урынбасары булып хезмәт итә.

Ул инде өч Батырлык орденына һәм башка дәүләт бүләкләренә лаек булган.

- Никита Вәлиев - үз бурычын үтәүче сугышчан офицер. Мондый егетләргә һәрвакыт сокланам, - дип билгеләп үтте төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Никита Рөстәм улын «Көз романтикасы» фестиваленә чакырдым, анда без аралаштык. Иң мөһиме - ул һәм Ватанны саклаучы башка егетләребез өйләренә исән-сау әйләнеп кайтсыннар. Туган республикабызны бергә үстерү өчен барыгызны да җиңү белән көтәбез!

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас