+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 август 2024, 18:09

"Башкортстан Шәйморатов ордены кавалерлары белән хаклы рәвештә горурлана!"

Бүген, 27 августта, Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров генерал Шәйморатов ордены кавалерлары клубы советының беренче утырышында катнашты. Ул Русия Герое, 112нче башкорт кавалерия дивизиясе командиры Миңнегали Минһаҗ улы Шәйморатовның тууына 125 ел тулуга багышланды.

"Башкортстан Шәйморатов ордены кавалерлары белән хаклы рәвештә горурлана!""Башкортстан Шәйморатов ордены кавалерлары белән хаклы рәвештә горурлана!"
"Башкортстан Шәйморатов ордены кавалерлары белән хаклы рәвештә горурлана!"
Төбәк җитәкчесе орден кавалерларының ил һәм республика үсешенә, җәмгыятьне ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте, шулай ук республиканың дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Бүген легендар комдив, Русия Герое, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 125 ел тулды. Бу истәлекле көнне без клуб советының беренче утырышын уздырабыз, - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. - Генерал Шәйморатов орденын республикада моннан биш ел элек гамәлгә куйдык, ул безнең өчен үзенчәлекле характерда. Әлеге орден хәрби, гражданлык яки хезмәт бурычын үтәгәндә, гадәттән тыш хәлләр вакытында кешеләрне коткарганда күрсәткән фидакарьлек һәм батырлык, республика һәм ил алдында башка мөһим казанышлар өчен бирелә. Башкортстан Шәйморатов ордены кавалерлары белән хаклы рәвештә горурлана!

Республика Башлыгы совет составына республиканың хөрмәтле кешеләре – Бөек Ватан сугышы һәм хокук саклау органнары ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар керүен билгеләп үтте.

Алар арасында - Русия герое, гвардия майоры Борис Дудко, Александр Доставалов исемендәге Башкортстан мотоукчылар батальонының рота командиры Ринат Култуманов. Тормышларын куркыныч астына куеп, алгы сызыктагы вакыйгаларны яктыртучы хәрби журналистлар, табиблар. Совет рәисе - республика Башлыгы Хакимияте җитәкчесенең эчке сәясәт буенча беренче урынбасары, СВОда катнашучы Азат Бадранов.

Бу хакта тулырак: https://glavarb.ru/rus/press_serv/novosti/182482.html

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас