+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
27 август 2024, 07:55

Сугышчан бурыч үтәлгән

«Башкортостан» мотоукчылар полкының бер штурм төркеме разведка вакытында ВСУның терәк пунктын тапкан.

Сугышчан бурыч үтәлгәнСугышчан бурыч үтәлгән
Сугышчан бурыч үтәлгән
Шул сәгатьтә үк алар, үзләре көчле миномет уты астында булса да, үз командованиесенә дошманның координатларын тапшыра, аннары алларына куелган сугышчан бурычны төгәл үти алган.

Билгеле булганча, хәрби бурычны «Алга» кушаматлы штурмовик үтәгән. Ул үзенең иптәшләре белән дошман позицияләренә таң атканда кузгала, чөнки иртәнге сәгатьләрдә дошман пилотсыз очкычларының активлыгы кими.

Сугышчы үзенең иптәшләре белән урманда йөргәндә дошман блиндажына таруын сөйләгән. Аның төркеменә каршы ут ачылган, анда ул ике иптәшен югалткан. Ләкин бәхетле очраклылык буенча төркем үз позицияләренә барып җиткән һәм хәрби бурычны үтәү турында хәбәр иткән.

фото: "На земле Салавата"

 

Автор:Резеда Галикәева
Читайте нас