Шәйморатов ордены кавалерлары клубы әгъзалары катнашлыгында төбәк җитәкчесе легендар комдив һәйкәленә чәчәкләр салды.
Башкортстан Башлыгы шулай ук Миңнегали Шәйморатов истәлегенә һәм Уфаның 450 еллыгына багышланган «Геройлар вакыты» III Бөтенрусия патриотик җыр конкурсында катнашучыларны сәламләде.
– Бүген - милли каһарманыбыз, генерал-майор Миңнегали Шәйморатовның тууына 125 ел. Нәкъ менә шушы көнне без инде өченче тапкыр патриотик җыр фестивале уздырабыз. Һәм моны Совет мәйданында эшләү дөрес, монда 1942 елның февралендә Миңнегали Минһаҗевичка формалашып килүче 112нче башкорт кавалерия дивизиясенең сугышчан байрагын тапшырганнар. Безнең егетләр махсус хәрби операциягә үзләренең хезмәт бурычларын үтәргә нәкъ менә шушыннан китте, - дип ассызыклады төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров. - Кунакларга һәм фестивальдә катнашучыларга сез бүләк иткән хисләрегез өчен рәхмәт белдерәм. Артист буларак бик яраткан һәм Ватаныбызның чын патриоты буларак хөрмәт иткән жюри рәисе Ольга Кормухинага аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Минем артта - генерал Шәйморатов ордены кавалерлары. Бу хәрбиләр һәм табиблар, журналистлар һәм укытучылар, алар СВОда башка кешеләрне яклауны, батырлык һәм фидакарьлек күрсәтүне сайлаган.
«Геройлар вакыты» конкурсында бөтен илдән композиторлар һәм җырчы шагыйрьләр катнашты. Быел Русиянең 36 төбәгеннән 300дән артык гариза килгән. Жюрины традиция буенча Русиянең атказанган артисты Ольга Кормухина җитәкләде, ул да концерт программасы белән чыгыш ясады.
Фото: Башкортстан Башлыгы