+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
30 август 2024, 08:30

Дмитрий Медведев СВОда катнашучылар белән очрашты

"Бердәм Русия" партиясе Рәисе Дмитрий Медведев партия тарафыннан төрле дәрәҗәдәге сайлауларда кандидатлар итеп күрсәтелгән махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Чарада булачак сайлауларның мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Дмитрий Медведев СВОда катнашучылар белән очраштыДмитрий Медведев СВОда катнашучылар белән очрашты
Дмитрий Медведев СВОда катнашучылар белән очрашты

Алар - үзләренең Ватанга мәхәббәтләрен сүздә түгел, ә эштә исбатлаган кешеләр, "Бердәм Русия"дән сентябрь сайлауларында тавышка куелырга карар кылганнар.

Партия исеменнән хуплау алган СВОның 380 сугышчысы арасында Башкортстан вәкилләре Павел Ярмоленко һәм Илдар Гафаров та бар. Павел Ярмоленко сайлау алды кампаниясе барышында үз тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм тәкъдим белән чыгыш ясады, бу тәкъдим депутатларга үз эшләрен социаль челтәрләрдә активрак яктыртудан гыйбарәт.

Фото: “Бердәм Русия”нең төбәк бүлекчәсе.

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас