«15 төбәктән 36 катнашучы ярымфиналга чыкты. Илназ өченче дәрәҗә лауреат булды, аңа акчалата сертификат һәм бүләк тапшырылды. Котлыйбыз! Молодец, без синең белән горурланабыз», – дип язган Илназның хатыны Гүзәл Идрисова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.
Татарстанның атказанган артисты Илназ Баһ Уфада «Время Героев» патриотик җырлар III Бөтенрусия ачык конкурсында беренче тапкыр композитор буларак катнашты. Ул бәйгедә «Зинһар, исән кайтыгыз» җырын тәкъдим итте. Җырның сүзләрен Альбина Рәҗәп язган.
Илназ җыелучыларны республиканың дәүләт телендә сәламләде, җырны да башкортча башкарды.
Горурланабыз, яратабыз, уңышлар телибез Илназга!