Мәсәлән, Дүртөйле районында махсус хәрби операциядә катнашучы яугирләргә ярдәм күрсәтү өчен хәйрия концерты оештырганнар.
Барлык җыелган акчалар "Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм фондына" юнәлтеләчәк.
“Хезмәт коллективларына, якташларыбыз өчен акча җыюда катнашучыларга ихлас рәхмәтебезне җиткерәбез. Дүртөйлелеләр сезнең белән безнең уртак максатлар белән берләшкән чын гаилә икәнебезне тагын бер кат исбат итте.
Ә безнең фонд акча җыюны дәвам итә. Бөтен ярдәм зур әһәмияткә ия. Әйдәгез, бергә изге гамәлләр кылуны дәвам итик, чөнки берләшеп кенә без уртак бәхеткә ирешү юлындагы барлык авырлыкларны җиңеп чыга алачакбыз.
Без бергә какшамыйбыз!” – дип язган Дүртөйле районы хакимияте җитәкчесе Риф Йосыпов.