+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
2 сентябрь 2024, 09:06

Яугирләргә “Ай” да ярдәм итә

Махсус хәрби операциягә яугирләребезнең сәламәтлеген сакларга, гомерләрен коткарырга киткән медицина хезмәткәрләре соклануга лаек. Алар үз бурычларын лаеклы үтәп, җиңүне якынайтуга зур өлеш кертә.

Яугирләргә “Ай” да ярдәм итәЯугирләргә “Ай” да ярдәм итә
Яугирләргә “Ай” да ярдәм итә

Күптән түгел Башкортстан сәламәтлек саклау министры Айрат Рәхмәтуллин кыска вакытлы ялга кайткан махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты. Табиб, фельдшер, шәфкать туташы, санитар һәм машина йөртүче махсус операция зонасында Әхмәт Дәүләтов исемендәге медицина ротасы составында хезмәт итәләр.

«Ай» (Луна) позывнойлы яшь нәфис кыз махсус хәрби операция зонасында инде ике ел эшли. Башта эш сәфәренә барып кайткан, ә кайткач Оборона министрлыгы белән контракт төзергә булган.
“Безнең госпиталь - яралы сугышчылар өчен. Эш күп, әмма өлгерәбез, тырышабыз. Яраларны дәвалыйбыз, кыйпылчыкларны чыгарабыз... Иң куркыныч мизгелләрне күңелемдә ераграк калдырырга тырышам. Ә пациент терелүгә барганда зур шатлык кичерәбез. Уңай динамиканы күзәтәсең, аның тормыш тарихын тыңлыйсың – һәрвакыт бик шәхси, һәм күңел җылылык белән тула. Ярдәм итә алганлыгымны аңлыйм. Кеше исән, ә яралар – төзәлә торган эш”, — ди ул.

Айрат Рәзиф улы хезмәттәшләренә үзләрен саклауларын теләде.
Батырларыбызны җиңү белән көтәбез!

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас