+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
5 сентябрь 2024, 12:35

Радий Хәбиров Донбасска сәфәре вакытында Башкортстан хәрбиләре белән очрашты

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Донецк һәм Луганск халык республикаларына эш сәфәре кылды, анда ул махсус хәрюи операциядә иреклеләр һәм мобилизацияләнгән хәрбиләр белән очрашты.

Радий Хәбиров Донбасска сәфәре вакытында Башкортстан хәрбиләре белән очраштыРадий Хәбиров Донбасска сәфәре вакытында Башкортстан хәрбиләре белән очрашты
Радий Хәбиров Донбасска сәфәре вакытында Башкортстан хәрбиләре белән очрашты
Аерым алганда, төбәк җитәкчесе «Башкортстан» мотоукчылар полкы бүлекчәләренең берсендә булды, командование һәм шәхси состав белән аралашты, пилотсыз очу аппаратлары операторлары эше белән танышты.

- Сезгә Башкортстанда яшәүче якташларыгыздан сәлам. Сез бик мөһим бурычларны үтисез һәм без, әлбәттә, һәрвакыт сезнең өчен борчылабыз, - дип билгеләп үтте төбәк Башлыгы Радий Хәбиров. - Республика Ватанны саклаучыларга, аларның туганнарына һәм якыннарына һәрьяклап ярдәм күрсәтүен дәвам итәчәк. Үзегезне саклагыз, куелган бурычларны үтәгәннән соң сезне исән-сау килеш туган якта көтәбез.

Республика Башлыгы Радий Хәбиров хәрбиләрнең үтенече буенча подразделение сугышчылары өчен БПЛА һәм радиоэлектрон көрәш чаралары белән өстәмә тәэмин итү мөмкинлеген эшләргә кушты, шулай ук батырлык күрсәткән солдатларга һәм офицерларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Бүген безнең егетләргә ярдәм итүдән дә мөһимрәк нәрсә юк. Бөтен ихтыяҗларны канәгатьләндерергә тырышачакбыз, көчебездән килгәннең барысын да эшләячәкбез. Аерым алганда, республикабызда җитештерелгән дроннар белән тәэмин итә башлыйбыз, – дип сөйләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Миңнегали Шәйморатов исемендәге батальонның бронетөркемендә булды, анда хәрбиләр белән аралашты һәм аларга Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды. Сугышчылар республика Башлыгына дошманның бәреп төшерелгән "пилотсыз очкычын" бүләк итте һәм, шулай ук, подразделениене пилотсыз очу аппаратлары һәм башка җиһазлар белән тәэмин итүдә ярдәм сорады.

Аннары Башкортстан Башлыгы мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләрдән - республикада яшәүчеләрдән төзелгән полкта булды. Биредә төбәк җитәкчесе бүлекчә командованиесе һәм Александр Доставалов исемендәге батальонның шәхси составы белән аралашты. Радий Хәбиров, шулай ук, батырлык күрсәткән хәрбиләрне бүләкләде һәм җаваплы ведомство җитәкчеләренә сугышчыларны кирәкле техниканы өстәмә тәэмин итү буенча йөкләмә бирде.

Эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Салават Юлаев исемендәге беренче батальонда булды. Республика җитәкчесе хәрбиләрнең үтенечләрен һәм теләкләрен тыңлады һәм тиешле йөкләмәләр бирде.

Фото: Башкортстан Башлыгы

 

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас