Шулай ук киңәшмәдә электрон ведомствоара мәгълүматлар алмашу мәсьәләләре турында да фикер алыштылар. Агымдагы елда Санлы үсеш министрлыгы 17 яңа сервиска керү мөмкинлеге алды, шул исәптән Русия Оборона министрлыгы тәкъдим иткән махсус хәрби операциядә катнашуны раслау буенча.
Геннадий Разумикин билгеләп үткәнчә, Башкортстан халкы дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алу өчен ешрак мөрәҗәгать итә башлаган.
Региональ Санлы үсеш министрлыгы гражданнарга уңайлырак булсын өчен 2020 елдан агымдагы елга кадәр “Дәүләт хезмәтләре” порталында 85 хезмәт күрсәтү урнаштырган, шул исәптән 26сы - социаль өлкәдә.
– Без әлеге хезмәтләр буенча гаризаларның 99,4 процентын халык электрон формада җибәрсен өчен техник мөмкинлекләр булдырдык, – дип билгеләп үтте Геннадий Разумикин.
Фото: bashinform.ru