Дошман позицияләрен штурмлау вакытында Зилаер районыннан бер яугиребез каты яралана. Алган яралар нәтиҗәсендә ул үзаллы хәрәкәт итә алмый, ә ул ятып калган кыр дошман уты астында була. Хәвеф янавына карамастан, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, шушы район егетләре аны коткарырга ашыга. Һәм шуның белән алар үзләрен кыю сугышчы, чын дус итеп таныта.
Махсус хәрби операция зонасында күрсәткән бу батырлыклары Һәм каһарманлыклары өчен алар Шәйморатов ордены белән бүләкләнде.
Район хакимияте башлыгы белән очрашу барышында Борис Мелкоедов "Янычар" белән "Таштур" позывнойлы ике яугиргә Шәйморатов орденын тапшырды.
- Кыюлыгыгыз белән горурланабыз! Үзегезнең гомерегезне куркыныч астына куеп, райондашыгызны, яудашыгызны коткарып калуыгыз зур хөрмәткә лаек, – диде Борис Николаевич.