Бу хакта "Асылыкүл" басмасы язган.
- «Бал БАСК»ы акциясен безнең җитәкчелек августның беренче көннәрендә башлап җибәрде, - дип уртаклашты филиал җитәкчесе Ольга Котова. - Без дә аңа ярдәм итәргә булдык һәм җәйге каникул көннәрендә социаль челтәрләр аша студентларыбызга игълан иттек. Акциянең максаты - безнең хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтү һәм аларның хәрби миссиясенә җәмгыятьнең ярдәмен белдерү.
Студентлардан тыш, анда педагогик коллектив һәм колледжның иминлеген тәэмин итүче сак предприятиесе хезмәткәрләре, барлыгы 220гә якын кеше катнашты. Акция шартлары буенча һәркем бер литр бал китерергә тиеш иде, әмма икешәр һәм өчәр литр китерүчеләр дә булды. Моннан тыш, балалар Русия хәрбиләренә чын күңелдән теләкләр җиткерде, алар да игътибарга лаек: "Үзегезне һәм иптәшләрегезне саклагыз!", "Барлык катнашучыларга сәламәтлек һәм уңышлар!", "Көчле бул һәм үзеңә ышан!", "Без сезне көтәбез, җиңү белән кайтыгыз!».
Шулай итеп, беренче уку атнасында без 150 литрдан артык татлы милли продукт җыйдык, аны республика башкаласына җибәрдек. Безнең бал өчен якын арада СВО уздыру районына юл тотачак гуманитар конвойда урын броньланган инде.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, колледж студентлары мондый акцияләрдә беренче тапкыр гына катнашмый. Элегрәк алар маскировка челтәрләре ясау өчен чыгым материалларына акча җыйганнар һәм үзләре аларны үрүдә катнашканнар. Күп кенә балаларның һәм укытучыларның махсус операция уздыру зонасында әтиләре, абыйлары, туганнары һәм танышлары бар, алар тынычлык сагында тора һәм ерак чикләрдә безнең иминлегебез өчен җавап бирә, шуңа күрә безнең өчен гуманитар ярдәм җыю - гражданлык теләктәшлеге акты, - ди ул.
- Минем әтием махсус операция уздыру зонасында, - ди икенче курс студенткасы Диана. - Ул 2022 елда мобилизацияләнде һәм мотоукчылар полкы составында инде ике ел диярлек хәрби орыну линиясендә тора. Куелган бурычларны үтәгән өчен әти командование тарафыннан «Батырлык өчен» һәм икенче дәрәҗә «Хәрби батырлык өчен» медальләре белән бүләкләнде. Минем гаиләм хәрби хезмәткәрләр өчен туганнарның һәм якыннарның ярдәме никадәр мөһим булуын аңлый. Безнең мондый акцияләрдә катнашуыбыз - яшьләрнең Җиңүне якынайтуга керткән өлеше.
Фото: "Асылыкүл"