+21 °С
Болытлы
VK
OK
Telegram
Max
Тат
Рус
Батырлар дәвере
13 сентябрь 2024, 08:00
"Алга" бернигә карамыйча алга бара!
«Алга» позывнойлы махсус хәрби операция ветеранына югары функцияле махсус коляска тапшырдылар.
"Алга" бернигә карамыйча алга бара!
Билгеле булганча, алгы сызыкта йөзе һәм аякларында күпсанлы яралар алган ир-егет ярдәм сорап «Ватанны саклаучылар» фонды филиалына мөрәҗәгать иткән. СВОда катнашучыга тернәкләндерүнең техник чарасына кирәкле документлар рәсмиләштергәннәр, ә аннары торак бинасын аның таләпләренә җайлаштырганнар.
«Хәзер СВО ветераны хезмәтендә GTS комплектациясендә өстәмә функцияләре булган caterwil 4 WD кресло-коляска бар, һәм ул уңайлылык белән һәм әллә ни көч куймыйча гына өйдән читтә дә хәрәкәт итә алачак. Җайланма махсус атлый торган механизмга ия, ул баскычларны, бордюрларны һәм башка киртәләрне җиңәргә мөмкинлек бирә», - дип шәрехләде фондның Миякә районындагы социаль координаторы Айгөл Канзафарова.
Муниципалитетта билгеләп үтүләренчә, ир-егет дүрт бала тәрбияли һәм, чикләүләргә карамастан, үз йортын мөстәкыйль ремонтлый.
"Хезмәттәшлекнең һәр этабында хәстәрлек һәм ярдәм тоям", - дип уртаклашты яугир.
Бу хакта Башинформ
https://www.bashinform.ru/news/svo/2024-09-12/veteranu-svo-v-bashkirii-pomogli-poluchit-mnogofunktsionalnuyu-kolyasku-3927178
сылтамасы аша хәбәр итә.
Фото: Башинформ
Автор:
Зөһрә Исламова
Читайте нас
Партнеры
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"