+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
14 сентябрь 2024, 07:21

Яугир Галимов Айдар өйләнгән

Ә Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты Айдар Галимов аны - Шәйморатов исемендәге батальонның тәэминат взводы командирын, “Җырчы” позывнойлы сугышчыны никахы белән котлаган.

Яугир Галимов Айдар өйләнгәнЯугир Галимов Айдар өйләнгән
Яугир Галимов Айдар өйләнгән

Хәрби хезмәткәр кыска вакытлы ялга кайткач өйләнгән. Туй Чишмә районында булган. Айдар Галимов яшь гаиләне котлап җыр башкарган, аларга изге теләкләрен җиткергән.

Шунысын да әйтергә кирәк: яугир – Айдар Галимовның тулы адашы. Шуңа күрә ул үзенә “Җырчы” дигән позывной алган. “Миңа Айдар Галимов башкаруындагы җырлар бик ошый. Аны минем гаиләдә барысы да тыңлый. Айдар Галимов күңелгә үтеп керерлек итеп җырлый”, – дигән иде ул бер ел элек.

Аның хыялы да туенда Айдар Галимовтан котлау алу булган. Бу хакта хезмәттәшләре “сер итеп кенә” журналистларга әйткән. “Башинформ”ның баш мөхәррире Руслан Шәрәфетдинов Айдар Галимовка шалтыратып, хәлне аңлаткан. Берничә минуттан соң җырчы видео җибәргән: анда ул сугышчыны булачак туе белән котлый һәм аңа тантанага килергә вәгъдә итә.

Айдар Галимов сүзендә торган һәм, туйга килеп, кияү белән кәләш өчен җыр башкарган.

“Безнең егетләр өчен яраткан артистларының һәм ил халкының ярдәме бик мөһим. Ә халык артисты үзе килү – бу аеруча мөһим! Чөнки аларның җырлары алгы сызыкта рухны күтәрә һәм җиңүгә ышанычны арттыра”, – дип язган үзенең телеграм-каналында туйда булган хәрби корреспондент Ильяс Батыргәрәев.

Фото: "Башинформ"

Яугир Галимов Айдар өйләнгән
Яугир Галимов Айдар өйләнгән
Яугир Галимов Айдар өйләнгән
Автор:Резида Валитова
Читайте нас