+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Батырлар дәвере
21 сентябрь 2024, 13:35

"Яугирләр гаиләләренә һәрдаим ярдәм итәбез"

Яугирләребез алгы сызыкта илебез тынычлыгын саклаганда аларның тылдагы гаиләләре хәстәрләнгән булырга тиеш.

"Яугирләр гаиләләренә һәрдаим ярдәм итәбез""Яугирләр гаиләләренә һәрдаим ярдәм итәбез"
"Яугирләр гаиләләренә һәрдаим ярдәм итәбез"



Стәрлетамак районы Усылы авыл биләмәсе авылларында яшәүче ир-егетләребез дә кулларына корал алып, без тыныч яшәсен өчен яу кырына китте.

- Махсус хәрби операциядә катнашкан һәр яугирнең гаиләсенә ярдәм итәргә тырышабыз. Нинди генә сорау, үтенеч белән килсәләр дә, мәсьәләне уңай хәл итәргә тырышабыз. Үтенечләр күбрәк хуҗалык эшләре буенча була. Шуңа күрә  тирес тә чыгарыштык, карын да көрәдек. Һәр гаиләгә утын хәстәрләүгә дә ярдәмләшәбез.

Без тыныч күк астында җылы өйләребездә яшәгәндә егетләребез салкын, юеш окопларда ятарга мәҗбүр. Шуңа күрә алар гаиләләре өчен тыныч булырга тиеш, - ди Усылы авылы хакимияте башлыгы Юрис Вахитов.

Фото: ВК АСП Услинский сельсовет

 

Автор:Зөһрә Исламова
Читайте нас