Чараны оештыручы - республиканың Мәгариф һәм фән, Сәламәтлек саклау, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыклары белән берлектә «Бәхет территориясе» хәйрия фонды. Слетта якынча 270 кеше катнаша - бу Башкортстанның барлык шәһәр һәм районнарыннан сәламәтлек мөмкинлекләре чикле 9 яшьтән 14 яшькә кадәр 137 малай һәм аларны озатып йөрүче ата-аналар.
Очрашуны ачып, төбәк җитәкчесе балаларны сәламләде һәм «Патриот» паркы турында сөйләде.
- Бу парк Русия Герое Максим Серафимов исемен йөртә. Ул бик яшь, якты, әйбәт егет иде, иптәшләрен коткару өчен гәүдәсе белән гранатаны каплап һәлак булды, – диде Радий Хәбиров. - Әлбәттә, бу барыннан да элек хәрби-патриотик парк. Биредә 10 меңнән артык югары сыйныф һәм колледж укучысы уку җыеннары һәм профильле сменалар узды. Әмма чынлыкта "Патриот"та төрле мәнфәгатьләрдәге кешеләрнең аралашуы өчен мөмкинлекләр бик күп. Бу мәйданчыкта без волонтерлар, студентлар, шул исәптән Мәскәүдә укучылар белән дә очраштык. Берничә ай элек ишетү буенча инвалидлар өчен бөтенрусия яшьләр форумында катнашучылар белән очрашу уздырдык. Һәм менә безнең паркта беренче тапкыр - сезнең кебек искиткеч егетләр.
Башкортстан Башлыгы мөминлекләре чикле балалар өчен слет үткәрүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Әйе, сез бераз авырыйсыз, сәламәтлегегез белән проблемалар бар. Ләкин бу сез егетләр түгел дигәнне аңлатмый. Мөгаен, сезнең күбегез армиядә хезмәт итмәячәк. Тик моның ничек барганын карау, патриотлык турында сөйләшү, безнең илнең ни белән яшәвен һәм махсус хәрби операциядә ни өчен көрәшүебезне аңлау сезгә кызык булыр дип уйлыйм. Сезнең күбегезнең күңелендә һәм йөрәкләрендә көч башка балаларныкына караганда күбрәк. Чөнки сез авыруны, шуның белән бәйле авырлыкларны җиңәсез - һәм сезгә бу лаеклы килеп чыга, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Монда үткәргән ике көн эчендә сез хәрби техниканы да, «Партизаннар авылын» да карап өлгердегез, маскировка ятьмәләре үрергә һәм окоп шәмнәре ясарга өйрәндегез. Сезгә кызык булгандыр дип ышанам. Әгәр дә сез яңадан «Патриот» паркына килергә теләсәгез, без сезне рәхәтләнеп чакырырбыз. Әлегә сез малайлар гына булсагыз да, мин сездән чын ир-егетләр үсеп чыгачагына шикләнмим.
Арытаба республика җитәкчесе "Геройлар территориясе" беренче патриотик слетында катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Радий Хәбиров Башкортстанда мөмкинлекләре чикле балаларны тернәкләндерү һәм савыктыру мәсьәләләренә зур игътибар бирелүен әйтте. Әйтик, октябрьдә Уфада «Салют» республика тернәкләндерү-мәгариф үзәге ачылачак – илдә иң эреләрнең берсе. Анда 192 урынга исәпләнгән балалар өчен коррекцион мәктәп, инвалид балаларга дистанцион белем бирү үзәге, психологик-педагогик, медицина һәм социаль ярдәм үзәге эшләячәк.
Төбәк җитәкчесе Башкортстан Башлыгы булу авырмы дигән сорауга да җавап бирде.
- Бу катлаулы, кайчакта авыр эш. Шулай килеп чыкты ки, мин республиканы җитәкләгән бу елларда без гадәттән тыш хәл режимында яшибез. Башта коронавирус пандемиясе булды, аннары махсус хәрби операция башланды. Ләкин бу кызыклы эш тә. Әгәр дә син ниндидер яхшылык эшләгәнсең икән, күңел сөенә, – диде Радий Хәбиров. – Төбәк Башлыгы эшчәнлегендә иң мөһиме - кешеләрнең тормышы яхшырсын өчен барысын да эшләү. Үз илең, гаиләң, балаларың, дусларың алдында җаваплы булырга кирәк.
Очрашу йомгаклары буенча Башкортстан Башлыгы «Геройлар территориясе» патриотик слетын ел саен уздырырга һәм аны яңа чаралар белән тутырырга кушты.щ
Фото: Башкортстан Башлыгы